Логотип Идель
Бу – тема!

21 ЯШЕНДӘ 1 МИЛЛИОН СУМ АКЧА ЭШЛӘГӘН АЛМАЗ ӘХТӘМОВ!

Уеннан уймак чыга, дисәләр дә, кайвакыт дөрес итеп формалаштырган максаттан әллә нинди зур уңышларга ирешеп, хәтта банк картаңда 1 миллион сум акча булдырып та була. Юк, мондый бәхет күктән яумый. “Алма пеш, җиргә төш”, дип утырып та кесәңне калынайтып булмый. Бары тик тырышлык, үҗәтлек, алны-ялны белмичә эшләү теләге кирәк. Тумышы белән Түбән Камадан булган Алмаз Әхтәмов моны үз җилкәсендә татыган. Ул – 21 яшендә 1 миллион сум акча эшләүгә ирешкән егет.

Мәктәптә укыганда ук, ул олимпиадалар белән җенләнә, химиядән БДИны 100 баллга тапшыра. Башка сыйныфташлары “Ничек укырга керергә?” дип баш ватканда, ул үз уңышлары ярдәмендә вузга проблемасыз керәчәген белә. Шул вакытта киләчәк турында уйлана башлый.

Бүген Алмаз Әхтәмов – «Pi-Fi» БДИ һәм ТДИга әзерлек буенча онлайн-мәктәпкә нигез салучы һәм генераль директоры. 2019 елда ул КФУның Бутлеров исемендәге Химия институтын “фундаменталь һәм гамәли химия” белгечлеге буенча тәмамлый. Белеме буенча – химия укытучысы.

– Киләчәк турында инде укырга кергәнче ук уйлана башладыңмы?

– Әйе, шул вакытта 10 студенттан һәм вузны тәмамаган 10 кешедән сораштырдым. Аларның җаваплары мине канәгатьләндермәде. Чөнки күбесе нигә укыганнарын белми, вузны тәмамлаганнар бик аз акча алып эшли иде. Мин болай яшәргә теләмәвемне аңладым. Роберт Кийосакиның “Богатый папа. Бедный папа” китабы минем фикерләвемне үзгәртте. Шулай ук мин бизнес-блогерларга язылдым, “Бизнес-молодость” курсын уздым.

– Кайчан эшмәкәр булырга карар кылдың?

– 18 яшьтә. Аяз Шабутдинов блогында аның 21 яшендә беренче миллионын эшләгәнен күрдем. Аннан кайсы җирем ким соң минем, дип уйлап, бу максатымны кәгазьгә язып, тулай торак бүлмәсе диварына элеп куйдым. Бүлмәгә кереп, “21 яшемә банк хисабымда минем 1 миллион сумнан артык акчам бар” дигән язуны күргән һәркем көлә иде. Минем эшмәкәрлеккә юлым да шушы язудан башланды.

– Беренче проектың нәрсә белән бәйле иде?

– Мин 19 яшемдә үк әти-әниләрдән акча алмый башладым. Репетиторлык белән шөгыльләндем, интернет-кибет ачып, 3D-ручкалар да саттык. Шулай каникулларга кайтып китәр алдыннан, Универсиада авылыннан чыгарга кирәк булганда, анда әйберләрне саклау өчен камера булмавын аңладым. Шунан соң, җәйгә бина арендалап, кешеләр җыеп, проект ясадым. Мин бинаны арендаларга 10 мең сум акчамны чыгарып салдым. Яшәргә бары тик 2 мең сумым калды. Шул вакыт ике төн рәттән, биргән акчаларымны югалтудан куркып, йоклый алмадым. Чөнки алга таба нәрсә булыр икәнен белмәдем, билгесезлеккә чумган кебек тоелдым. Барып чыкмас, дип курыктым. Җыелган 20 кешедән 18е әйберләрен калдырырга баш тартты. Шулай итеп, акчаны каплар өчен яңадан кеше җыярга туры килде. Ахыр чиктә аларның саны 120гә җитте. Нәтиҗәдә, бу проекттан 30-40 мең сум чиста акча эшләдем. Бу минем беренче зур акчам иде. Хәзер бу проект миннән башка дәвам итә.

– Белем бирү системасына ничек эләктең?

– Мине ТДИ һәм БДИга әзерли торган бик текә оффлайн-мәктәпкә чакырдылар. Ике ай эшләгәч, 2015 елның көзендә үземнең мәктәбемне ачтым. Аны эшләгән мәктәбемнең бизнес-моделенә нигезләнеп ясадым. Тик укучыларны җәлеп итәр өчен безне Казан мәктәпләренә кертмиләр иде. Чөнки мәгариф идарәсеннән рөхсәт кәгазе юк иде. Биредә “Эшмәкәрлек фабрикасы” ярдәм итте. Аның катнашучысы буларак, безгә Татарстанның Икътисад министрлыгыннан рәсми кәгазь тапшырдылар. Без мәктәпләрдә “Эшмәкәрлек фабрикасы”, бизнес нигезләре турында сөйләп, мәктәбебезгә беренче бушлай дәрескә чакырдык. 1,5 ел ярым әлеге проекттан бернинди дә табыш алмадык. 100 мең сум акчаны бина арендалау, техник яктан җиһазлауга тоттык.

– Бу эшеңдә иң зур хата, дип нәрсәне саныйсың?

– Акчаның исәп-хисабын алып бармауны. Әгәр эшмәкәр эшен бурычлар белән ябарга теләмәсә, ул аналитика алып барырга тиеш. Шунысы кызык: син үзеңне эшмәкәр, дип саныйсың, ләкин син берничек тә эшмәкәр түгел, син – һөнәрче. Мәктәпне ачар алдыннан мин үзем идәннәр юдым, проекторларны көйләдем, урындыкларны урнаштырдым. Хәзер беркем дә миңа боларны эшләргә мәҗбүр итә алмый. Эшмәкәрләрнең пролблемасы шунда: алар кирәксез әйберләр белән шөгыльләнә. Ул – җыештыручы да, генераль директор да, бухгалтер да, юрист та, укытучы да. Ләкин бу рольләрне бер кешедә берләштерү дөрес түгел.

– Бизнесмен булгач, төркемдәшләрең тарафыннан нинди караш сизелә иде?

– Миннән барысы да кире борылды. Әгәр элек мин олмипиадник-химик, алар тусовкасында булсам, хәзер үземне эшмәкәр буларак позицияли идем. Вакыт җитми, сиңа беркем дә ярдәм итми. Шуңа барысын да үземә тырышырга туры килә иде.

– Проектта иң мөһиме нәрсә?

– Команда. Нәкъ менә ул – эшмәкәрне эшмәкәр итә торган фактор. Синең клиентлар саны мөһим түгел, ә нинди команда туплавың мөһим. Чөнки команда – ул хатының кебек.

– Уңышлы эшмәкәрне нәрсә аерып тора?

– Фикерләү рәвеше. Китаплар уку, эшмәкәрләр белән аралашу бик мөһим. Чөнки бизнес вәкилләре белән аралашканда, аларның бөтенләй башка фикер сөреше, тормыш рәвешле кешеләр икәнен аңлыйсың. Синең өчен бөтен дөнья проблемасы булып тоелган әйбер, алар өчен – чүп. Алар үзләренең чишелешен тәкъдим иткәч, шаккатасың. Минем бизнесмен-миллионерлар белән аралашу мөмкинлегем дә булды.

– Ә онлайн-мәктәп юнәлеше кайчан башланып китте?

– Оффлайн-мәктәпне мин 100 мең сум бурыч белән 2017 елда яптым. Шул ук елны математикадан онлайн-укытучы булып эшли башладым. Оффлайн һәм онлайн мәктәпләрне ачканда, мин Татарстан Президенты тарафыннан бирелә торган стипендия акчаларын кулландым. 2018 елның көзендә мин берүзем, укытучы буларак, 2500 укучыны әзерләп чыгардым. 2019 елда без башка предметларны да ачып җибәрдек.

– Ничек 21 яшеңдә үк зур максатыңа ирешә алдың?

– Онлайн-мәктәп форматына күчкәч, мин алны-ялны белмичә, көне-төне эшли башладым. Аз йоклый, укырга сирәк йөри идем. Мин гел эшләдем, башкача булдыра алмыйм. Чөнки мин – эш кешесе. Башта минем банк хисабымда 300 мең сум акчам бар иде, аннан 500 мең сум... Үз хисабымда 1 миллион сум акчаны күргәч, акча балансын теге кәгазь белән бергә фотога төшердем. Бу 1 миллион сум чиста акча иде. Әлеге табыш 2017-2018 уку елыннан кергән акча иде: аның 15 проценты укытучылык эшеннән булса, калганы – бизнес-процесс төзүдән.

– Укучылар, әти-әниләр онлайн-мәктәпләргә ничек карый?

– Укучылар онлайн-мәктәпләргә уңай карый, чөнки аларның интернет белән проблемалары юк. Әти-әниләр белән хәл катлаулырак. Аларның “Әгәр БДИга әзерләнергә кирәк икән, димәк, репетиторларга мөрәҗәгать итү зарур” дигән шаблон яши. Кемдер онлайн-мәктәпләрне мошенниклык, дип уйлый. Ә бит репетиторлар арасында да совет методларын кулланучылар күп. Бүгенге укучыга материалны кызыклы итеп бирү мөһим. Минем социаль челтәрдәге битемә күп укытучылар язылган. Аларның кайберләре үз дәресләрендә минем вебинарларны да куллана. Бу хокукларны куллану ягыннан ничектер, әмма минем күңелемне шатландыра.

– Эшмәкәрлек юнәлешендә нәрсәне истә тотарга кирәк?

– Бизнес һәрчак һәрнәрсә булып чыга дигән сүз түгел. Син проблемаларны чишә-чишә, көчлерәк, яхшырак була башлыйсың. Бу очракта хисләреңне “сүндереп”, башыңны проблемаларны чишүгә юнәлтергә кирәк.

– Синең өчен бизнес нәрсә ул?

– Хәзер аның төп мәгънәсе – очколар (акча) туплауда. Беренче миллионымны эшләгән вакытта минем яхшы яшисем килде. Шуңа тырыштым.

Яшь эшмәкәрләргә Алмаздан киңәшләр:

1. Эшмәкәрләр белән күрешеп, алар белән аралашмыйча, эшеңне башлама. Бу аларның нинди фикер белән яшәүләрен белер өчен кирәк.

2. Бу эш сиңа кирәкме? Шуны аңла.

3. Көндәшләреңне анализла.

4. Бик күп эшлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев