Логотип Идель
Бу – тема!

2024-2025 ЕЛНЫҢ КӨЗЕНДӘ-КЫШЫНДА НӘРСӘ АКТУАЛЬ?

2024-2025 елларның көзге-кышкы сезоны күптөрле трендлар һәм үзгәрешләргә бай. Әйдәгез, без дә алар белән тиз генә танышып китик!

 

Хаки төсе

Яшел төснең төрле вариантлары күп кешенең игътибарын җәлеп итте. Чыннан да, бу төс кешене ачып җибәрә, юкка гына яшел – яшәү, тынычлык, табигать төсе дип әйтмиләр. Бу сезонда исә «хаки» дизайнерларның гына түгел, безнең йөрәкләрне дә яулады!

Бордо төсе

Төсләргә килгәндә, бу сезонда иң популяры – ул, берсүзсез, бордо. Әлеге төс универсаль һәм сезнең образларны элегантлырак һәм затлырак итеп күрсәтәчәк.

Графит төсе

Әгәр дә сез карадан туеп киткәнсез икән, игътибарыгызга графит төсе. Бу төс нейтраль булып саналса да, дөрес итеп кулланган очракта, ул образларыгызны нәзакәтлерәк итә һәм йөзегезне тагын да ачыбрак җибәрә.

Классик стиль

Җитдилек, статус, минимализм... Классик стиль беркайчан да актуальлеген югалтмаячак, чөнки ул башка стильләр белән җиңел яраша. Дизайнерлар исә безгә образларны үкчәле туфли һәм төрле аксессуарлар белән тулыландырырга киңәш итә.

Оверсайз һәм макси

Оверсайз елдан-ел популярлаша. Киң гардероб элементлары образга берникадәр ирек өсти. Ә инде максига килгәндә, озын пальтолар, итәкләр, тренчлар буйны визуаль рәвештә озынайта һәм образны байрак итеп күрсәтә.

Фото: Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев