2021 ЕЛДА НӘРСӘЛӘР ЭШЛӘРГӘ КИҢӘШ ИТЕЛӘ?
2021 елда нәрсәләр эшләргә киңәш ителә? Бездән исемлек.
1. Организмыбыз ритмнарын исәпкә алып, дөрес йокларга өйрәнәбез.
2. Ел дәвамында 12 яхшы китап укыйбыз.
3. Кирәк кадәр су эчәргә күнегәбез.
4. Дөрес карарлар кабул итәргә өйрәнәбез.
5. Берәр сәяхәткә барабыз.
6. Гадәти маршрутларны үзгәртәбез.
7. Фотолар чыгартабыз.
8. Ай саен берәр зур эш башкарабыз.
9. Айга бер яхшылап өйне җыештырабыз. Кирәкмәгән әйберләрдән арынабыз.
10. Песи, эт, балык яки берәр үсемлек алабыз.
11. Айлык бюджетны планаштырабыз.
12. Иртәнге күнегүләр турында онытмыйбыз.
13. Атнага бер тапкыр берәр катлаулы ризык әзерлибез.
14. Бер атна вакытны телефонсыз, телевизорсыз, компьютерсыз уздырабыз.
15. Подкаст яки аудиокитаплар тыңлый башлыйбыз.
16. Киелми торган киемнәрне башкаларга бирәбез.
17. Медицина тикшеренүе узабыз.
18. Гайбәт сату гадәтеннән арынабыз.
19. Яңа танышулар булдырабыз.
20. Көнгә бер яхшы гамәл эшлибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев