ПИОНЕРИЯ КӨНЕН ТАТАРСТАНДА НИЧЕК БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР?

Безнең әти-әниләребез 19нчы май – СССРда Пионерия көне буларак билгеләп үтелгәнлеген хәтерли. Быел анны «ОРИОН» пионер отрядлары Инженер үзәге белән берлектә Пионер оешмасының 95–еллыгына багышланган бәйрәм уздыра.

Бәйрәм программасында барабаннар шоуы, иң яхшы лицеистларны бүләкләү, хореографик чыгышлар, флэшмоб, спорт секциясенең чыгышлары көтелә.

Катнашучылар пионер заманнары балачагының уеннарын уйнаячак, җырларын башкарачак, аларга барабан кагарга өйрәтәчәкләр. 3-D принтер ярдьмендь үзең уйлап тапкан самолетыңны да ясап булачак. Чара пионер учагы, «Орленок» лагерендагы кебек түгәрәккә басып җыр җырлау белән тәмамланачак.



Шулай ук 18–20 май көннәрдә Биектау районындагы «Костер» үзәгендә «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасының төбәк бүлегенең III слеты уза.

Әлеге чарага «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нең активистлары жыела. Алар арасында шушы хәрәкәт лидерлары, экологлар, мәктәптәге массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә булачак.

19 майда «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Россиянең мәктәп укучлары хәрәкәте» активистлары балалар хоры белән бергә махсус флэшмоб уздырачак. Бу чара белән параллель рәвештә Татарстан республикасының “Зур мәктәп редакциясе» дип аталган форумы үз эшен башлап җибәрә. Ул журналист булырга теләүче балаларга беренче сынау булачак. Бу юлы слет Пионер хәрәкәтенең 95-еллыгына багышлана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 13 октябрь 2020 - 10:20
    ЯНГАН ГОМЕР Уналты чакрым ераклыктагы авылдан үзен соратып килгән Ибраһимга Мөслимә, яше җитеп узып китсә дә, ата-анасының басымы аркасында тормышка чыгарга ризалык бирде. Сайланып торыр урында, егерме биш яшеңдә соратып килүче булган өчен рәхмәт әйт әле! Апаларыннан узып тормышка чыгарга базмыйча, ике сеңлең каңгыраеп утырганын онытма! Хатын аертса ни, тормышта булмый торган хәл түгел! Димәк, хатыны иренә ярап тора белмәгән!
    941
    0
    7
  • 12 октябрь 2020 - 13:35
    РЕЗЕДА ХАБИБУЛЛИНА ШИГЫРЬЛӘРЕ Сагындырды, әнием, кайтам әле, Очрашулар ешрак, күп булсын. Күңелебездә туган рәхмәт хисе Сезгә хөрмәт аша чагылсын.
    497
    0
    4
  • 10 октябрь 2020 - 12:07
    «ДУСТЫМНЫ ӘТИ-ӘНИСЕ КЫЙНЫЙ» «Якын дустымны әти-әнисе кыйный. Алар начар гаилә түгел, эчмиләр, тартмыйлар, уңган, тырыш кешеләр. Ник алай эшләүләрен һич аңламыйм. Берәр эшне алар теләгәнчә башкармаса да, сеңлесе еласа да кыйныйлар икән. Кул күтәреп, кешене тәрбияләп булмый бит... Дустыма ничек ярдәм итим?»
    371
    0
    1

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019