Логотип Идель
Бу – тема!

16 ЯШЬ ТУЛМАДЫМЫ? "АҖАГАН”ДА КАТНАШ!

Совет чорында үскән кешеләргә “Аҗаган” уены турында аңалатасы юк: алар ел саен бу хәрби-спорт уенында катнашканнар. Социалистик система юкка чыккач “Аҗаган” да берара онытылып торды. Татарстанда кабат үткәрелә башлавына инде ике дистә елга якын вакыт узган. Шул вакыт эчендә катнашучылар саны күзгә күренеп арта, сынаулар елдан-ел катлаулана, көндәшлек җитдиләнә бара, ди оештыручылар. 4-8 июнь көннәрендә Казанда узган “Идел буе аҗаганы-2018” хәрби-спорт уеннарының республика финалында җиңү өчен көрәш соңгы сынауларга кадәр дәвам итте.


Хәрби кызлар


“Аҗаган” кызларны да хәрбиләрчә киендерә. Чөнки 14 кешедән торган һәр команда составында да 4әр кыз булырга тиеш. Уеннарның төп шарты шундый. Моннан тыш катнашучыларга 1 октябрьгә 16 яшь тулмаган булуы да шарт. Шул рәвешле, әлеге таләпләрне күздә тотып, командалар башлыча 14-15 яшьлек уенчылардан тупланган.


“Аҗаган” – командалы уен. Монда әле составында берничә лидер уенчы булу гына аерым командага җиңү яуларга булышмый. Бер-береңә терәк булганда гына уңышка өметләнеп була.




– Сынаулар вакытында бер-беребезне “тартырга” туры килә, “Аҗаган” безне тагын да дуслаштыра, көчле-җитезгенә түгел, ярдәмчел булырга да өйрәтә, – диделәр чираттагы сынауны узып кайткан Мамадыш кызлары – Карина Семенова белән Әдилә Нәбиуллина. Бу көнне Танк училищесының Казан читендә урнашкан полигонында җирлеккә яраклашу буенча тактик уеннар бара иде.



Уен димәктән, “Аҗаган”ның республика финалында беренче генә катнашулары булса да, 8нче сыйныфка барырга җыенучы кызларны ул инде тәүге ярышта ук үзенә җәлеп итә алган. “Мәктәптә махсус күнегүләр уздык. Чыныктык. Киләчәктә хәрби булумы? Кем белә, юк дип әйтмәс идек”, – диде алар алдан сөйләшеп куйгандай.



Актанышлылар Ырынбурга карый


...Уеннарның республика финалында җиңү яулау гаять дәрәҗәле: җиңүче команда сентябрь аенда Оренбургта узачак Идел буе федераль төбәге ярышында Татарстан данын яклаячак. Соңгы елларда республикада җиңүне Бөгелмә командасы яулаган. Районкүләм ярышлардагы командалар саны буенча да Бөгелмәгә тиңнәр юк икән. Быелгы команданың җитәкчеләре – Бөгелмә урта мәктәбендә эшләүче Рафаэль Абдюков.




Республика “Аҗаган” уены финалында җиденче тапкыр катнашуыбыз инде, 2014-2017 елларда җиңүгә ирештек. Татарстан данын яклап Идел буе ярышларында Оренбург өлкәсендә дә катнашкан булды. Уңышны быел да кабатлыйсы килә, әмма җиңел булмачак – көндәшлек елдан-ел арта, – дип фикерләре белән уртаклашты мөгаллим.



Аның сүзләренчә, Бөгелмәнең соңгы елларда титулны кулдан ычкындырмавы, “Аҗаган” уеннарына төбәктәге уңай карашка бәйле. Хәзер инде бездә һәр мәктәптә “Аҗаган” аша балаларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләп хәрби хезмәткә әзерләнеп булуын аңладылар, ди ул.



Бөгелмәлеләр җиңүне кабатлау турында хыялланганда, соңгы елларда икенче урыннан югары күтәрелмәгән Актаныш командасы көчле көндәшләрдән өстен булу турында баш вата.




– Монда килер алдыннан каникулларны да онытып, “Аҗаган”га ныклап әзерләндек. Җиңәсе, Россия ярышларына барасы килә бит, – ди Актаныш вәкиле, быел 8нче сыйныфны тәмамлаган Илназ Яхин.


Бу ярышларга өченче тапкыр киләбез инде, гел икенче урында калабыз. Саба һәм Бөгелмә командалары көчле. Быел башта районда җиңдек, аннары Түбән Камада зона этабында беренче булдык, – ди Илназның командадашы Ленар Әһлетдинов.



Ничек кенә булмасын, “Аҗаган”да күргәннәр эзсез калмаячак. Егетләр инде бүген үк киләчәкләрен хәрби тормыш белән бәйли. “Офицер буласы килә”, – ди алар.


Беренчегә омтылыйк




Идел буе төбәкләреннән килгән 14 команда арасында даими рәвештә өченче-дүртенче булган Татарстан командасына беренчелеккә ирешүне максат итеп куярга кирәк. Моңа кадәрге чыгышлар начар түгел, әмма максат – беренче булу, – ди “Патриот” республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге директоры Дмитрий Литвинов.


Совет чорында бик популяр булган “Аҗаган” уенының яңа этабы тулы форматта 2000 елда яңарды. Һәм ул елдан-ел камилләшә, заманчарак, сыйфатлырак һәм яхшырак дәрәҗәдә уза. Ел дәвамында ул Татарстан буенча 15 меңнән артык баланы үзенә берләштерә: мәктәпләрдә ярышлар уза, район һәм зона турларында кискен көрәш бара, – ди үзәк директоры.




Белеп тору өчен: “Идел буе аҗаганы 2018” хәрби-спорт уеннары РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич патронажы астында уздырыла.


Ярышларның максаты – үсмерләрдә гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү; Ватанны саклау һәм хәрби хезмәткә кадәрге әзерлек; башлангыч хәрби әзерлеккә нигез салу; үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, дуслык, җаваплылык хисләре булдыру; сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү; балаларның ГТО нормаларын тапшырырга әзерлеген тикшерү.


Уеннар программасындагы бәйгеләр: “Конкурс программасы”, “Хәрби әзерлек”, “Физик әзерлек”, “Тормыш иминлеге нигезләре”, “Каршылыклар полосасын үтү”, “Җирлеккә яраклашу буенча тактик уеннар”, “Җирлеккә спорт ориентлашуы” һәм башкалар.


Оештыручылар: ярышларның республика сайлап алу этапларын оештыруга ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәм итә. Операторы – “Патриот” республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге. Чара ТР Хәрби комиссариаты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ДОСААФ, “Юнармия” хәрби-патриотик иҗтимагый оешма булышлыгы белән уза.


...Татарстанда “Аҗаган” уеннарының муниципаль һәм зона этаплары февраль-май аралыгында узган. Шулай итеп өч ай дәвамында Идел буе федераль округындагы иң колачлы проектларның берсе булган ярышларның сайлап алу этаплары шәһәр һәм авылларда үткән. Республикакүләм ярышның финалында зона турларында җиңү яулаган Түбән Кама, Актаныш, Бөгелмә, Чистай, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш һәм Казан командалары көч сынашты.


Быелгы уеннарда җиңүче команда – Актаныш районы укучылары. Бөгелмә – икенче, Мамадыш өченче урында.


Фәрит САЛИХОВ







Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев