Логотип Идель
Бу – тема!

15 ЯШЬЛЕК МУЛЬТИПЛИКАТОР

 «Маша и Медведь», «Смешарики», «Фиксики», «Смурфики» кебек мультфильмнарны син дә ясап карарга телисеңме? Яр Чаллыда яшәүче Дмитрий Метла мультипликатор һөнәренә төшендерә. «МультПРО» дип аталган проекты ярдәмендә ул мультфильм сценарийларын ясау өчен онлайн-программа булдырган. Моннан тыш, Дмитрий Чаллы IT-паркының бизнес-инкубаторы резиденты итеп тә сайлап алынган.

Автокаланың Бизнес-инкубаторына 7 яңа стартапны сайлаганнар. Яр Чаллы, Казан, Иннополис, Ижау, Уфа, Ульяновск, Новосибирск, Мәскәү калаларының яңа башлап килүче эшмәкәрләре арасында 15 яшьлек Дмитрий Метла да бар. Яр Чаллының 19нчы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Дима балаларны анимация сәнгатенә өйрәтәчәк. Бу эшне ул интерактив роликлар ярдәмендә алып барачак. Шул уңайдан, “Ялкын” Дима белән элемтәгә керде.



 - Дмитрий, мондый проектның идеясе кайчан туды?

 - Дусларым белән лагерьда ял иткәндә, балаларга файда китерә торган проект булдырасым килде. 8-16 яшьлек балаларга нәрсә кызык? Баллы ризыклар һәм мультиклар. Хәзер балалар күп вакытын интернетта файдасыз сайтларда утырып, уен уйнап уздыра. Бу проблеманы чишәр өчен белем бирү платформасын булдырырга уйладык. Аның ярдәмендә балалар үз сәләтләрен үстерә, мультфильм ясый алачак. Безнең командада ике кеше: мин һәм Валерия Гаврилова. Безгә шулай ук IT-парк белгечләре дә ярдәм итәчәк.

 - «МультПРО»ны кайчан башлап җибәрдегез?

 - Эшкә тотынуыбызга ярты ел булды. Башта без балаларның мультфильм сценарийларын язып, аның нигезендә «Союзмультфильм» компаниясенең анимацион фильм ясавын теләдек. Ләкин ахыр чиктә бала үзе тулы бер мультфильм ясаса, яхшырак булыр дигән фикергә килдек.

 - Әлеге онлайн-платформаның төп мәгънәсе нидә?

 - Без махсус система ясадык. Анда билгеле бер алгоритм буенча бала мультфильм булдыра алачак. Хәзерге вакытта укучыларны туплыйбыз. Безнең сайтта теркәлеп, алар электрон почта аша беренче дәресләрен алачак. Өй эшен башкарып чыкканнан соң, аңа икенче теманы җибәреләчәк. Шулай итеп, программа ахырында, 10 дәресне узганнан соң, укучы тулы бер мультфильм ясый алачак.

 - Бирелгән темалар буенча өй эшен дә үзегез тикшерәсезме?

 - Бу укучының нинди тариф сайлавына бәйле. Әгәр ата-аналар бала өчен “Эконом” тарифын сайласа, без укучыларга бары тик белем бирү роликларын, өй эшләрен җибәрәбез. “Стандарт” тарифына тукталса, боларга өстәп, әлеге белем бирү программасын тәмамлау турында сертификат та тапшырачакбыз. “Бизнес” тарифын сайлаучыларның, болардан тыш, өй эшләрен дә тикшерәчәкбез.

 - Әлеге программаны булдырырга сезгә кем ярдәм итте?

 - Без барлык дәресләрне дә “Лунтик” мультфильмын булдыручыларның берсе белән бергәләшеп ясадык. Аның фикеренчә, әлеге платформа балалар өчен, чыннан да, нәтиҗәле булачак. Белгеч белән элемтәдән соң, программабызны үзгәрттек, кайбер урыннарын төзәттек. Шуңа без булдырган контент балалар өчен максималь дәрәҗәдә файдалы булуына өмет зур. Мондый дәрәҗәле кешеләрнең проектыбызга киңәшләр бирүе – бик зур адым.

 - Укучыларны анимация сәнагтенә өйрәтү авырмы?

 - Без үзебезнең дәресләрне берничә укучы белән сынап карадык. Аның нәтиҗәләре уңышлы булды. Әлбәттә, безнең программаны тәмамлаган укучыларның мультфильмнары «Мельница», «Pixar», «Disney» кинокомпанияләренеке сыман булмаячак. Баланы иҗатка тарту, проблеманы хәл итү – безнең өчен иң мөһиме.

 - Мультфильмны ясау өчен нинди белемгә ия булырга кирәк?

 - Беренче чиратта, теләк зур булырга тиеш. Калган әйбергә без өйрәтәбез. Мисал өчен, идея, сценарий язу, персонажларны ясау, боларның барысына да укытачакбыз. Flash анимация программасында махсус булдырылган шаблоннар ярдәмендә белем бирәчәкбез.

 - Үзегез моңа кадәр анимация сәнгате белән кызыксынган идегезме?

 - Әйе, әлбәттә. Тик мультфильмнар мин теләгәнчә үк булып чыкмады. Мультфильм ясау өчен Playmarket яки App Store интернет-кибетләрендә мобиль кушымталарны һәркем йөкли ала. Тик укучы нәрсәдән башларга, ничек эшләргә икәнлеген белми. Ә без укучыларны бу структурага, күнекмәләргә төшендерәчәкбез.






Россиянең Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Анна Кузнецова илебезнең 14 яшькә чаклы балаларының 79 проценты үзебездә төшерелгән мультфильмнарны яратуын белдергән. Моның турында Заманча медиа институты тикшеренүләр уздырган. “Балаларның 99 проценты Россия телеканалларына ышана, шуңа да Россия индустриясенә сорау зур. Киноиндустрия һәм мультипликациягә килгәндә, соңгы вакытта әти-әниләр балалары белән бергә кинога ешрак йөри башлаган”, – ди Кузнецова.

Мондый күрсәткечләр булганда, Дмитрийның эше алга барачагына шик юктыр, мөгаен. Чаллы укучылары үзләре үк шәп мультфильм ясарга өйрәнеп, аны бөтен Россиягә җиткерсә, автокала “КАМАЗ”лары белән генә түгел, мультипликаторлары белән дә танылыр иде.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев