Логотип Идель
Бу – тема!

14 МИЛЛИОН КАРАУЧЫ: «ШАЯН ТВ»га 2 ЯШЬ!

2018 елда “Шаян ТВ” каналы тәүге тапкыр эфирга чыкты. Ике ел эчендә ул тамашачыларның яраткан канылына әверелде. Бүген, туган көннәрендә, “Шаян”лылар журналистлар белән очрашты. Каналның кечкенә алып баручылары ничек телеканалга килеп эләгүләрен дә, күпме акча эшләүләрен дә сөйләде. Тулырак безнең язмада.

Бүгенге көндә “Шаян ТВ” каналын 14,6 миллионнан артык кеше карый. Хәзерге вакытта эфирга 20дән артык оригиналь тапшыру чыга. Алар арасында “Шаян дәрес”, “Шаян тарих”, “Шаян география”, “Шаян тәм-том” һәм башкалар бар. Шулай ук татар теленә 7000гә якын мультфильм, тапшырулар тәрҗемә ителгән.

Кызыксынучан малай Шаян, үрнәк кыз Биби, песи баласы Мияу, робот-эт Маэмай – каналның төп геройлары. Алып баручыларның саны инде 35кә җиткән. “Шаян”ның төп алып баручылары – балалар үзләре. Бүгенге матбугат конференциясендә алар үзләре дә бар иде.

Эльдар Гыйниятов:

– “Шаян ТВ”да мин инде 2 ел эшлим. Әни: “Улым, син әле кечкенә, алай да инде акча эшлисең”, - ди. Мин: “Әйе, әни, мин шундый”, - дим (көлә).

Зилә Хәбибуллина да әлеге каналда инде 2 ел хезмәт куя икән:

– “Шаян тарих”, “Шаян балалар” һәм “Топ 5” тапшыруларын алып барам. Соңгысын үзем тәкъдим иттем. Телевидение дөньясына 6 яшьтә үк, 2011 елда килдем. “Шаян ТВ” -  минем өчен бик зур гаилә. Тормышымны аннан башка күз алдына китерә алмыйм, киләчәгемне дә аның белән бәйләргә телим. Ул миңа бик күп мөмкинлек бирә. Акча да түлиләр, әмма урамда кешеләрнең тануы миңа кадерлерәк. Анысы миңа күбрәк ошый.

Аяз Әһлиуллин:

– Алып баручы булу бик ошый. Без кызыклы проектларны тормышка ашырабыз. Мин “Банка” дип исемләнгән юмористик тапшыруны алып барам. Тапшыруны төшерү процессы бик күңелле үтә. Каушамаска, оялмаска өйрәнәбез. Өстәвенә әле хезмәт хакы да түлиләр. Беренче вакытта акча мәсьәләсе турында уйламаган да идем. Бер айдан соң акча да түли башладылар. Бер айга мин 1 мең сум хезмәт хакы алам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев