Логотип Идель
Бу – тема!

120 ЕЛ ЭЛЕК ЯЗЫЛГАН ХАТ БАРЫП ҖИТӘ АЛМЫЙ

Кыш бабайга хатыңны инде язып, җибәреп өлгергәнсеңдер. Кыш бабай Татарстан балаларын котларга дип инде барын да әзерләп куйгандыр. Ә менә бәләкәй Марджори язган хатның язмышы бәхетсез була.

Кентербери шәһәренең уенчыклар кибетенә кергән һәр кеше гаҗәеп хат белән таныша ала. Бөекбританиянең Истборн шәһәрендә яшәүче 5 яшьлек Марджори Санта-Клаустан Яңа елга бүләкләр сорап язган. Кызчыкның теләкләре әллә ни катлаулы түгел: уенчык үрдәк һәм чебешләр, Раштуа бүләкләре салу өчен оек, чәчкә үрер өчен озын булмаган тасма кисәге, Киттикинс атлы песие өчен туп. “Ние бар инде моның?” дияргә ашыкма, дустым.

Хатка сугылган датага караганда, ул 120 ел элек – 1898 елның 2 декабрендә язылган. Шушы еллар буена теләкләр язылган хат китап эчендә сакланган. Аны бары тик китапны хәйрия аукционына тапшырганнан соң гына табып алганнар.



 

Кибеттә эшләүче Лили Бирчел (хатны нәкъ менә аның әтисе таба) үзләренең Марджорины эзләргә җыенулары турында сөйли.

“Безнең бу хатны Марджориның туганнарына тапшырасыбыз килә. Кызчык куллары белән язылган сүзләр, теләкләр чын-чынлап Раштуа, Яңа ел бәйрәме рухы белән сугарылган – гади генә бүләкләр, чынлап торып тылсымга ышану”.



Марджориның туганнарын эзләп тапканчы хат уенчыклар кибетендә сакланачак. Әлеге нәселне табу шактый катлаулы булачак. Хатта язылганнардан чыгып, кызчыкның Истборнның Энис-роуд урамында торганлыгы ачыклана. Әмма шәһәрнең әлеге өлешен Беренче бөтендөнья сугышы вакытында коточкыч бомбага тоталар, ә соңыннан тулысынча яңадан төзиләр.

Шулай да Марджори шулкадәр ышанган Санта бу юлы да кызчыкның туганнарын табарга ярдәм итәчәк, дип уйлыйбыз. Яңа ел алды бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев