Логотип Идель
Бу – тема!

12 НАЧАР ГАДӘТ! АЛАРДАН НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?

Начар гадәт дигәч, күп кеше тәмәке тарту һәм аракы эчүне күз алдына китерә. Чынлыкта исә әлеге исемлек шактый озынрак. Без бүген саныйсы начар гадәтләр синдә дә булырга мөмкин. Тизрәк кереп укыйк һәм аларны юк итик. Алайса эшләрнең начар тәмамлануы бар...

Кемнең генә бәхетле буласы килми икән? Әлеге гадәтләр безгә бәхетле булырга комачаулый.

1. Бик үк мөһим булмаган эшләргә бүленү. Еш кына без үзебезгә алай ук кирәкмәгән эшләр эшлибез. Бу безне бәхетле итми, мөһимрәк эшләрне башкарырга комачаулый. Үзегез өчен мөһим нәрсәләргә күбрәк игътибар бирергә тырышыгыз.
2. Тәүлекнең һәр сәгатен эшкә багышлау. Һәрчак ял итәргә һәм көч тупларга вакыт табыгыз. Эш качмый ул.
3. Үзеңне дөрес бәяләмәү. Кечкенә генә уңыш-сөенечләргә дә шатлана белергә күнегегез. Ә менә юк-барпроблемаларны күрмсәкә тырышыгыз. Үз бәхете өчен көрәшкән кешегә ул киләчәк!
4. Үзеңне башкалар белән чагыштыру. Үзегезне башкалар белән чагыштырып, булган бәхетегездән генә ваз кичәчәксез. Кеше гомере буе кемнәндер көнләшеп, кемгәдер кызыгып яшәргә мөмкин. Тик бу аңа начар тойгылардан кала тагын берәр нәрсә китерәчәкме?
5. Хаталарың өчен үкенү. Хаталангансыз икән, аны гел искә төшереп торудан һәм үкенүдән мәгънә юк. Ә менә ул хаталарны мотивация урынына кабул итсәгез, мәгънә дә файда да булыр!
6. Бөтен нәрсәне күңелгә якын алу. Сезнең турында кемдер тарафыннан әйтелгән начар сүзләр сезнең начар булугыз турында түгел, ә әйткән кешенең эчке дөньясы турында сөйли.
7. Тормышыңнан канәгать булмау. Уңыш һәрчак канәгать булганнарга елмая.
8. Бар кешегә дә ошарга тырышу. Сез юлыгызга очраган һәр кешене яратырга тиеш түгел һәм алар да шулай ук.
9. Дөресен белмичә кемне дә булса гаепләү. Кемне дә булса гаепләр алдыннан уйлап карагыз: белмичә гаеп тагып, кыен хәлдә кала күрмәгез.
10. Бөтен нәрсәгә дә негатив күзлектән карау. Бөтен кешегә дә хөрмәт белән карагыз. Сезгә начар мөнәсәбәттә булган кешеләргә шулай ук.
11. Һәр вак-төяк өчен борчылу. Әгәр берәр нәрсәне үзгәртә алмыйсыз икән, аның өчен борчылырга кирәкми.
12. Иртәгәге көн белән яшәү. Үткәннәр өчен кайгырмагыз – ул инде бүтән әйләнеп кайтмас. Киләчәк өчен борчылырга да кирәкми. Ул әле килеп җитмәгән. Бүгенге көн белән яшәгез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев