Логотип Идель
Бу – тема!

«12 АДЫМ», «ГӨЛЧӘЧӘК» ҺӘМ «ХӘРЕФЛӘР ДӨНЬЯСЫНДА»: КАРИЕВ ТЕАТРЫ ПРЕМЬЕРАЛАРГА КӨТЕП КАЛА

Якын арада Г. Кариев театры премьералар куячак. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак. Артык күп спойлерлар кулланмыйча гына, язмада премьералар белән таныштырып китәбез. 

Беренче премьера – «12 адым» 25-26 гыйнвар көннәрендә узачак. Спектакльнең режиссеры – Әминә Миндияр. Яшь чикләве: 12+

Наркотикларның кеше тормышына һәм шәхесенә җимергеч йогынтысы турындагы спектакль яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркотикларга  бәйлелекне булдырмау буенча махсус программа кысаларында әзерләнгән. Әгәр гаиләдә кем дә булса бәйлелек кичерә икән, димәк, бу гаиләдә бөтен кешене дә дәваларга кирәк, ди социологлар белән психологлар.

«Спектакльне документаль, күбрәк социаль эчтәлекне күз уңында тота торган итеп әзерләдек», – ди Г. Кариев театры директоры Луиза Шарова.

Киләсе спектакль 9 февраль кичендә куела. Куркыныч әкиятләр яратасызмы? Кариев театры артисты Булат Гатауллин үзен режиссер ролендә сынап карый һәм «Гөлчәчәк» әкиятен тәкъдим итә. Әлеге спектакльне «Һөнәр» XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивале кысаларында карарга өлгергән театр тәнкыйтьчеләре сүзләренчә, ул шактый уңышлы килеп чыккан. Биредә татар халык авыз иҗаты персонажлары җанлана, әмма сәхнәдә түгел, бөтенләй көтелмәгән урында һәм халәттә. Кич белән, театрның иң соңгы хезмәткәре өенә кайтып китеп, ишекләр бикләнгәч, монда куркыныч әкият башлана. Яшь чикләве: 12+

22 февральдә яшь тамашачыларны тагын бер премьера – «Хәрефләр дөньясында» көтә. (режиссер – Лилия Әхмәтҗанова). Әлифба – дөньяны танып белә генә башлаган сабыйның аңына юл салу ул. Сер түгел, бүгенге заманда кайсыбер кыйммәтләрне үзләштерү авырлык белән бара. Өйдә һәм балалар бакчасында туган телдә, татар телендә сөйләшмисәң. Бала тел мохитенә чума алмый, шул рәвешле тамырларыннан аерыла.

«Спектакль татар мохите һәм мәдәнияте турында бара. Без балаларны татар атмосферасына чумдырырга телибез. Без һәр хәрефкә татар мәдәниятен чагылдыручы сүз сайлап алырга, татарларның ничек яшәвен ачарга тырыштык. Болар барысы да уен формасында бара. Булачак бары ике артист, китап һәм чемодан – бетте!» – ди театрның әдәби бүлек мөдире Ләйсән Фәизова. Бу спектакль гаилә яки педагоглар белән карау өчен дә кулай итеп әзерләнгән. Спектакль күчмә форматта балалар бакчаларына алып бару өчен каралган.  Яшь чикләве: 2+ 

Фото Кариев театрының Вконтакте битеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев