Логотип Идель
Бу – тема!

11ГӘ КАЛАСЫҢМЫ?

Кадерле укучылар (бигрәк тә 8-9нчы сыйныф укучылары), сезнең хәзер имтиханнарга әзерләнү этабының иң кызган чагыдыр инде. ОГЭ дип «авышкан» чак безнең дә, 11ләрнең дә булды ул. «Аттестат алып булмаса» дигән җөмләләр безне куркытмады дип уйлыйсыңмы әллә? Әлбәттә, курыктык. Ләкин сүзем хәзер икенче нәрсә турында.

ОГЭ тапшырган укучы буларак, минем сезгә берничә киңәш бирәсем килә. Сезгә БДИ дигән «фильм» турында берничә спойлер. Уку программасын яхшылап үзләштергән һәрбер укучының имтиханнан уңай билге алу мөмкинлеге бар. Мәсәлән, мин, математикадан эшләрне күргәч, мондый эш бирәләрмени, дип көлеп ук куйдым. Оештыручы абый-апалар сезгә имтиханны үткәрү буенча бер битлек кагыйдәләр укыйлар. Әле аларны тыңлый-тыңлый арып бетәрсез. Имтихан эшләрен бик җиңел дип әйтә алмыйм, ләкин эшләп булырлык. Кемгә нинди вариант эләгә инде дип әйтмәгез, анда барысы да аналогик эшләрдән торган вариантлар булачак. Соңыннан ОГЭдан алган балларыгыз белән канәгатьләнмичә, апелляция дигән юлларда йөри күрмәгез. Анда бер генә тикшерүче дә, артык баллар куеп, сезнең билгегезне күтәрәрергә теләми. Үз башымнан үтте, барысы да яхшы таныш.

Ярар, имтиханнар бирдегез, аттестат алдыгыз, ди. Хәзер төп сорау: 10-11гә калыргамы, юкмы? Мин 11нче сыйныф укучысы буларак, сезгә 10-11гә калырга киңәш итәм. Дусларымның күбесе 11нче сыйныфка калып үз көчләрен сынарга уйлады, тик араларында китүчеләр дә юк түгел, әлбәттә.

Дилә Галиәхмәтова (Әтнә районы, Күәм урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы):

  • Мин үзем өчен алдан ук хәл итеп куйдым:11нче сыйныфка калам. Ләкин безнең мәктәпне 9 еллыкка калдырабыз дигәч, башка әллә нинди уйлар керә башлады: китсәм бәлки яхшырак та булыр (медицина көллиятенә уздым бит инде, бәлки китәргәдер?!), яңа мәктәптә икенче коллективта ияләшүе авыр булмасмы, үз-үзеңне күрсәтә алмасам дигән фикерләр җәй буе тынгы бирмәде. Шулай да, мин алга максатлар куеп, укуны дәвам итәргә булдым һәм бер дә үкенмим. Яңа сыйныфка бик тиз ияләштем, укытучылар белән бер зур гаиләгә әверелүне сизмичә дә калдым. Ә хәзер иң мөһиме ул БДИне югары балларга биреп, максатыма ирешү.


Алсу Рәшитова (Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның 10нчы сыйныф укучысы):

  • Мин 9нчы сыйныфтан соң колледжка китәрмен дип уйлаган идем, документларымны да бирергә өлгергән идем инде. Гимназиядәге укытучыларым: «11гә кал, син БДИ бирмәслек түгел», – диделәр. Бер танышым: «Чаллыдагы Гали Акыш лицеена керә аласың», – диде. Шулай Чаллыдагы лицейга укырга кердем. 11гә калганга үкенмим, ләкин кайвакыт БДИдан курыкканга, нигә калдым икән дип уйлап куйган вакытлар була. Ләкин БДИны яхшы балларга биреп, югары уку йортына керә алырмын дип өметләнәм.


Мәрьям Бәйрәмова (Арча педагогия көллиятенең 2нче курс студенты):

  • Минем 9дан соң китүнең бер кызыклы сәбәбе бар. Көллияткә кереп, 4 ел укыганнан соң, югары уку йортының 3нче курсына керү мөмкинлеге бар. Ә 10-11не укып бетереп киткән булсам, минем 1-2 ел бушка узган булыр иде. Шуңа күрә китәргә булдым.


Денис Чернов (П.И.Чайковский исемендәге Көньяк-Урал дәүләт сәнгать институты, 1нче курс студенты):

  • Мин – тормыш буенча тынгысыз, бик актив кеше. Минем өчен тагын ике ел парта артында утырудан да авыр эш юк иде. Тик утырып ни файда? Ә менә киткәнгә мин бер дә үкенмим, һөнәр дә үзләштерәм, 10-11нче сыйныфны да монда ук укыйм, җиңел бирелә дә. Үкенерлек бер генә нәрсә бар: әти-әнинең һәм дусларның янда булмавы. Ләкин монда яңа дуслар табу кыенлык тудырмады.


Илүзә Касыймова ( Арча районы, Яңа Кенәр урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы):

  • Алдан ук 11гә калырга дип хәл иттем. Безнең авылда урта мәктәп юк, шуңа күрә икенче авылга йөреп укыйбыз. Авыр димәс идем, чөнки, Аллага шөкер, җылы автобус илтеп куя, алып кайта. Әле бер уңай ягы да бар, әгәр буран булса, яки ниндидер транспорт белән форс-мажор килеп чыкса, мәктәпкә бармый калырга да ярый. Шуңа БДИга өйдә әзерләнеп утырам. 11нче сыйныфка калуның төп сәбәбе бер инде аның: югары уку йортына керү.






Дусларым белән сөйләшкәннән соң, урта мәктәпкә калу өчен төп сәбәпләр билгеләнде:

  1. Сезнең сыйныфыгызга күрше авыллардан килеп укучылар булыр. Шул рәвешле син үзеңә яңа дуслар табачаксын, яңа коллективта укыячаксың. Әгәр син үзең икенче авылдан икән, димәк син үз «ояңнан» чыгып мөстәкыйллеккә бер адым ясаячаксын.

  2. Югары уку йортына керү мөмкинчелеген булачак. Ә ник әле бу мөмкилектән файдаланмаска, ди?

  3. Кая гына китсәң дә, син барыбер 10-11нең программасын үзләштерәчәксен. Каядыр һөнәри урта белем бирү уку йортларындагы мөгаллимнәргә караганда, мәктәп укытучыларын аңлау җиңелрәктер, бәлки?

  4. Конкурслар, олимпиадалар дисеңме, барсын да да катнашырга мөмкинлеген зуррак булачак. Портфолиоң яңа диплом-грамоталар белән тулса әйбәт бит инде?!

  5. Кайсы профессия буенча китәсеңне төгәл хәл итеп бетергә вакытын күбрәк булачак.

  6. Каникулларың күбрәк була. Уку вакытында ял да кирәк бит!

  7. Иртән нәрсә киим икән диеп борчыласы юк, форма һәрчак әзер тора.

  8. Акча ягыннан да бик күп чыгымнар булмаячак.

  9. Әти-әниең синең турында азрак борчылачаклар.

  10. Түгәрәкләрдә шөгыльләнәргә вакытын һәм мөмкинлеген булачак.

  11. Җитмәсә, 9нчы сыйныфтан соң «олылар тормышын» башларга, гомумән, иртәрәк әле дип саныйм.


Әлбәттә дустым, мин сине 10-11гә калырга мәҗбүриләмим. Чөнки барысы да кешенең үзеннән тора. Хәзер чират синдә: урта мәктәпкә каласыңны, әйбәтләп уйлап бетер.

Рәзилә Газизова
2018 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев