«100 ЛИДЕР – ТАТАРСТАН КИЛӘЧӘГЕ. СТУДЕНТЛАР» СТАРТ АЛДЫ
«Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге яшьләр өчен «100 лидер – Татарстан киләчәге. Студентлар» яңа социаль проекты укыту этабын башлап җибәрде.
26 октябрь көнне ачылыш тантанасыннан соң тәүге лекция оештырылды. Спикер буларак Казан шәһәр думасы депутаты, Tolstoywear киеме җитештерүчесе Михаил Кузнецов чыгыш ясады. Ул студентларга бизнес ачканда кирәкле белемнәре һәм лайфхаклары белән уртаклашты.

Бизнес-интенсив 2024 елның маена кадәр дәвам итәчәк. Профессиональ спикерлардан лекцияләр генә түгел, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» базасында эшкуарлар белән элемтә кору тәҗрибәсе дә әлеге проектта катнашучыларга кыйммәтле белем бирәчәк. Алардан алган кирәкле мәгълүмат яшьләргә үз эшләрен башлаудан һәм проектларны тормышка ашырудан курыкмаска мөмкинлек бирәчәк. Проект яшьләрдә эшкуарлык күнекмәләрен үстерү һәм фәнни-техник эшчәнлеккә җәлеп итү өчен максималь уңай шартлар булдыру омтылышы белән бәйле.


Сүз уңаеннан, "Ялкын" журналы әлеге проектта мәгълүмати партнеры буларак катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 января 2026 - 09:04
ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
-
13 января 2026 - 15:23
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
13 января 2026 - 12:23
ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ГАЗ ҖИҺАЗЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР
-
12 января 2026 - 14:18
КАЗАНДА ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ VI ЭТАБЫ УЗАЧАК
Нет комментариев