Логотип Идель
Бу – тема!

100 БИТ КӘГАЗЬДӘН – БЕР ЧЫГАРЫЛЫШ КҮЛМӘГЕ!

Әгәр күп кызлар өчен чыгарылыш кичәсенә күлмәк сайлау проблема булып торса, Башкортостан кызы Айзилә Мөлекова аны үзе теккән! Нәрсәдән диген әле – кәгазьдән! Менә бит: кибеттә азапланып йөрисе дә юк, фантазия һәм тырышлыгыңны гына эшкә җигәсе кала. Башкорт дәүләт университетының “журналистика” белгечлеген тәмамлаган Айзилә экоактивист та әле.

– Айзилә, әлеге костюмны ясау идеясе нәрсә белән бәйле иде?

– Моннан 1 ай элек “Чистая страна” компаниясе конкурс игълан итте. Ул үз чыгарылыш кичәңә эшкәртелеп була торган материалдан күлмәк тегүгә багышланган бәйге иде. Әмма конкурс июнь азагында тәмамлана иде. Аңа кадәр эшләп бетерергә өлгермәвемне аңладым. Тик, идея барлыкка килгәч, аны ахырга кадәр тормышка ашырырга булдым. Әлбәттә, күлмәк чыгарылыш кичәсе өчен булгач, укуыма бәйле булырга тиеш иде. Мин университеттагы төркемемдә – экоактивист. Төркемдәшләремне һәрчак экологик тормыш юнәлешен алып барырга өндим. Мисал өчен, университет буфетында кайнар чәйне пластик стаканга салалар. Ә мин, киңәш биргәч, төркемдәшләрем термокружка йөртә башлады. Семинарлардан соң да, үзем белән бергә укыган егет-кызларның принтердан чыгартылган кәгазләрен сорап, макулатурага тапшырырга җыя идем. Шулай итеп, курс, диплом эшләре, семинар, практик эшләрдән калган битләрдән чыгарылыш кичәсенә күлмәк ясарга булдым.

 



 

– Бу идеяне үзең генә тормышка ашырдыңмы?

Миңа Розалия Гатиятова ярдәм итте. Ул – сеңлемнең сыйныфташы, Санкт-Петербургта дизайнер белгечлегенә укый. Аның белән кинәт кенә очраштык. Петербургтан Башкортостанга кайтканда, такси булмау сәбәпле, ул миңа кунакка килде. Әлеге идеямне аның белән бүлешкәч, Розалия дә бу идея белән янып китте. Дөресен генә әйткәндә, әлеге күлмәкне экология проблемасына җәлеп итү өчен махсус эшләдем. Чөнки безнең университетта да студентларның кәгазьне, эшкәртергә тапшырмыйча, чүп чиләгенә ташлавын күрә идем. Миңа кәгазьне жәл була. Шуңа кайвакыт макулатурага алып кайтып китә торган идем.

– Шушы чыгарылыш күлмәге өчен А4 форматындагы ничә кәгазь бите китте?

Мөгаен, 100гә якын каралама битедер. Бу эшкә 11 июньнән тотындык, нәтиҗәдә, 4 көндә күлмәкне эшләп бетердек. Әлеге күлмәкнең дизайн идеясе – Розалиянеке. Ул аны дулкын-дулкын формада да ясады. Бу аның шундый беренче тәҗрибәсе иде.

– Әлеге күлмәк кәгазьдән булгач, аны җайлап кына кияргә кирәктер?

Әйе, чыннан да, шулай. Мин бу күлмәкне башка кимәячәкмен, дип уйладым. Чөнки ул чыгарылыш кичәсенә махсус әзерләнгән иде. Аны “тегүе” дә авыр иде. Кәгазь, тукыма булмагач, тиз ертыла. Розалия белән изаланып беттек. Бәлки, киләчәктә берәр күргәзмәгә җибәрербез. Әгәр алай барып чыкмаса, макулатурага тапшырачакмын.

– Кәгазь күлмәкне чыгарылыш кичәсенә киеп баргач, нинди фикерләр ишеттең?

Кәгазьдән ясалган күлмәк күп кешенең игътибарын җәлеп итте. Өйдән университетка кадәр автобус белән бардым. Инде шунда ук кешеләр борылып карый, кайсысы сорый, кемдер фотога төшә. Университетта да шушы ук хәл кабатланды. Сәхнәгә диплом алырга чыкканда, хәтта проректор “Сезнең күлмәгегез матур”, диде.

 



 

– Син экологик тормыш рәвешен күптәннән алып барасыңмы?

Бер елдан артык. Минем аңлавымча, безнең халыкта ул инде күптәннән яшәп килә. Ата-бабаларыбыз тормышына карасаң, алар һәр нәрсәне эшкәртеп кулланган. Күчмә халык булгач, әйберләрен җыеп алып китә торган булган. Минем өчен бу минимализм  күренеше белән тиң. Бездән башка табигать, аның матурлыклары беркемгә дә кирәкми. Минем өчен этно һәм экология юнәлеше тыгыз бәйле. Мин “Яшел Башкортостан”дагы берләшмәләрдә актив катнашам. Үзем дә минимализмга омтылам. Әйберләрне үземә җитәрлек дәрәҗәдә генә кулланам. Хәзерге көндә кешеләрнең шкаф тулы киеме, аның яртысы бөтенлләй киелми диярлек. Ә кемдер урамда көн күрергә мәҗбүр, аның бернәрсәсе дә юк. Мин моңа битараф карый алмыйм. Шуңа үземдә экологик тәрбияне үстерәм. Кибеттә эшкәртелеп булмый торган каплардагы товар сатып алмаска тырышам. Җиләк-җимеш, яшелчә сатып алыр өчен, үзем белән экокапчыклар йөртәм. Бу минем өчен бик мөһим, үз артымнан чүп-чар калмавын телим. Әгәр хәзер бар халык моның турында уйлана, кечкенә генә адымнар ясый башласа, бу безнең киләчәгебез бар дигәнне аңлата. Чөнки бүген экология проблемасы көн кадагында тора. Әгәр аны чишүгә ниндидер өлешемне кертә алам икән, мин моңа бик шат булачакмын.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фотолар авторы – Зәмирә Шаһиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев