Логотип Идель
Бу – тема!

10 ЕЛДАН СОҢ НИНДИ ҺӨНӘРЛӘР КИРӘК БУЛМАЯЧАК?

10 елдан соң актуальлекләрен югалта торган һөнәрләрне беләсең киләме? Алар арасында бүген бик кирәклеләре дә бар...

SuperJob исемле эш эзләү сервисы президенты Алексей Захаров фикеренчә, 10 елдан бухгалтер, такси йөртүчеләр, ерак юлга йөрүче шоферларга ихтыяҗ бермә-бер кимиячәк.

Бухгалтерлар саны ник кими?

Бүгенге көндә санлы технологияләр актив рәвештә үсә, пандемия документ әйләнешен электронлаштырырга тагын да зур этәргеч ясады. Шул сәбәпле, бухгалтерлар да алай күп кирәк булмаячак.

– Бухгалтерлар саны 5 тапкырга кимергә мөмкин, - ди Алексей Захаров.

Таксистлар кая китә?

Тиздән Россиянең эре шәһәрләрендә беренче пилотсыз таксилар (беспилотные такси) пәйда булачак. Шуңа күрә такси йөртүчеләр саны да кимергә мөмкин.

Захаров замана технологияләре үсеше чит тел белгечләренең кимүенә дә китерә алуын фаразлый.

Аның фикеренчә, хәзер чит телләрне үзлектән дә өйрәнергә мөмкин. Бу хоббига әйләнә бара. Ә башка максатлар өчен электрон тәрҗемәче бар.

2021 елда нинди һөнәрләргә ихтыяҗ зур булачак?

Якын киләчәккә күз салыйк: 2021 елда медицина хезмәткәрләре, фармацевтларга, IT-белгечләргә ихтыяҗ зур булачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев