Логотип Идель
Бу – тема!

1 МИНУТ ЭЧЕНДӘ НЕРВЛАРНЫ ТЫНЫЧЛАНДЫРУ ЫСУЛЛАРЫ

Тормышта төрле кыен очраклар, авыр хәлләр булып тора. Нәтиҗәдә, без нервлана башлыйбыз, стресска биреләбез, юкка да кызып китәбез. Бүген без сиңа нибары 60 секунд эчендә күңел тынычлыгына ирешергә ярдәм итә торган 3 ысул тәкъдим итәбез.

1. Беренче ысул.

Тынычлану өчен уңайлы итеп утырырга, тынычланырга, сулыш алуны көйләргә, күзне йомарга һәм салкынча ак суны күз алдына китерергә кирәк (нәкъ менә акны, үтә-күренмәлене түгел). Галимнәр фикеренчә, ак төс һәм су тынычланырга ярдәм итә. Су баш түбәсенә кагыла, җилкәләр буйлап агып төшә, бөтен тән буенча ага... Шушы салкынча судан 30 секунд дәвамында ләззәт ал. Аннан су бүрәнкә буйлап агып китә дип уйла. Шушы су белән стрессның барлык сәбәпләре, проблемалар да агып китә. Тирән итеп сулыш ал һәм күзеңне ач.

 

2. Икенче ысул.

Әлеге ысул өчен тынлык һәм су кирәк булачак. Кеше булмаган бүлмәгә кер. Күлмәгеңнең берничә сәдәфен ычкындыр. Салкын суны ач һәм акрын гына учларың белән муеныңны чылат. Башта муенны, аннан җилкәләрне ышкы. Акрынлап катырак баса башла. Массажны җиңелчә баскалап тәмамла. Ахырдан салкын су белән муенны тагын бер уып ал.

 

3. Өченче ысул.

Тирән итеп сулыш ал, аннан аны чыгар. Кулыңа берәр тукыма ал. Хәзер аны каты итеп кысып борырга кирәк. Суын сыккан кебек хәркәтләр ясарга. Әмма тукыма үзе коры булырга тиеш. Аннан кисәк кенә тынычланып кал, кулларыңны бушат, тукыманы идәнгә ыргыт. Әлеге гади күнегүләр мөһим вакыйгалар алдыннан яки алардан соң тынычланырга ярдәм итә. Бу дөньяада безнең нерв күзнәкләренә торырлык әйберләр аз. Шуңа күрә аларны саклагыз. Иң мөһиме шунысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев