Логотип Идель
Бу – тема!

1 ИЮНЬДӘ - БАЛАЧАК БӘЙРӘМЕ! /НӘРСӘ, КАЙДА, КАЙЧАН/

Белгәнеңчә, 1 июнь – Балаларны яклау көне! Бәйрәм булгач, барысы да күңел ача, җырлый, бии. Әлбәттә, мондый матур бәйрәмне Казан да гөрләп билгеләп үтә - әллә никадәр бәйрәм чарасы узачак. «Ялкын» һәм «Сабантуй» сиңа шпаргалка ясады: бәйрәмне кайда һәм ничек уздырып буласын сөйли. Синнән бары тик шушы урынга шатлыклы кәеф белән килергә генә кирәк!

1 июнь


ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА – БАЛАЧАК БӘЙРӘМЕ!



Бәйрәм кунакларын кызыклы уеннар, җыр-бию, яраткан артистларның чыгышлары, әкият геройлары белән күңелле очрашулар көтә. Сабыйлар җыр, бию һәм нәфис сүз сөйләүдә үзләренең сәләтләрен күрсәтә ала. Бүләкләр дә була! Чарага балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, физик мөмкинлекләре чикле балалар да чакырулы.
Урыны: Тинчурин паркы

Вакыты: 11.00

КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА – ХӘЙРИЯ СПЕКТАКЛЕ!



Кариев театры сезне «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К. Дикамилло) хәйрия спектаклен карарга чакыра. Тамаша күзләре начар күрүче тамашачылар өчен тифлокомментарий бирү юлы белән дә алып барылачак. Тифлокомментатор - Гөлүсә Закирова.
Урыны: Петербург урамы, 55б

Вакыты: 14.00

«КОЛЬЦО» – «ТӘМЛҮШКӘЛӘР ИЛЕНДӘ»

Балалар бәйрәмендә 13.00 – 15.00 аралыгында Ми-Ми-Мишки - Тучка һәм Кеша баллы фотозона янында көтеп кала. 14.00дә күңел ачу программасы башлана. Карлсон конкурсларга һәм «Мини диско» интерактив шоуына чакыра. Ә баллы ризыклар яратучыларга суыра торган кәнфитләрне ясарга өйрштәчәкләр. Барлык балаларга да – «КАРО» кинотеатрындагы мультфильмга билет. Башка бүләкләр дә уйнатылачак.


Урыны: Петербург урамы, 1; 3нче каттагы сәхнә

Вакыты: 14.00

ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА – РУС ХАЛЫК ЯРМИНКӘСЕ



Театрдагы бәйрәмдә күп төрле күңел ачу чаралары: Городецкий бизәген ясау буенча мастер-класс һәм традицион уеннар. Шулай ук Молодильные яблочки» хәйрия спектакле күрсәтеләчәк. Спектакльдән соң һәр балага театрның генераль партнерыннан – тәмле бүләк.
Урыны: Островский урамы, 10

Вакыты: 11.00дә спектакль, ярминкә аңа кадәр

ПАРКЛАРДА – «ЯСНО. ЯСЛИ!»



? Урицкий паркы – 10.00 – 12.30 – бәйрәм концерты, 15:00-20:00 - техник спорт төрләре буенча ярышлар

? Горький паркы – 11.00 – Казанның Балалар һәм яшьләр комитеты белән әзерләнгән бәйрәм концерты; 10:30-13:00 - «Приключение мяча» концерт-күңел ачу чарасы. Футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган программа. Бию мастер-классы.

?«Континент» паркы – 12.00 – бәйрәм концерты, 16:00 - «Семь Я» фестивале.

? Җиңү паркы һәм «Черек күл» – 12.00 – 14.00 – уен мастер-класлары, теш табиблары балаларга тешләрне ничек карарга икәнлеген өйрәтәчәкләр

? «Крылья Советов» паркы – 12.00 – «Струны детства» кыллы уен кораллары фестивале; 10:00 – «Футбольная Россия» күргәзмәсе ачылуы; 15:00 – 20.00 – Гайдар исемендәге яшьләр үзәге белән әзерләгән концерт

?«Калейдоскоп» паркы – 15:00-18:00 – бәйрәм концерты

? Горки-Әмәт урман-паркы – 16:00-20:00 – квест һәм күңел ачу чарасы белән балалар бәйрәме

? Дәрвишләр бистәсендәге парк – 17:00 – музыка мәктәпләре катнашында концерт



Шулай ук:

«Мир талантливых детей» балалар иҗаты фестивале
Урыны: Дементьев урамы, 1

10:00

«Солнце в детских ладошках» мәдәни-күңел ачу чарасы
Урыны: «Нагорный» скверы

10:00

Әдәби бәйрәм: «Нам лето дарит звонкий праздник». Балалар хокуклары турында табышмаклар, викторина, кроссвордлар
Урыны: Вишневский урамы, 10

10:00-11:00

Мультфильм һәм видеороликлар конкурсы
Урыны: «Мир» кинотеатры, Достоевский урамы, 30

10:00

«Визит» Үрнәк балалар театрының «Приключения Вити Перестукина в стране невыученных уроков» спектакле. Интерактив, конкурс программасы.
Урыны: «Дәрвишләр бистәсе» скверы

11:00

«Волшебники лучезарного города» шәһәр бәйрәме. Балалар концерт программасы, хор коллективлары чыгышы. Антинаркотик акция. Интерактив уеннары, акцияләр, мастер-класслар.
Урыны: Казан Кремле

11:00-15:00

"Радуга планеты детства" концерт-презентация . Балалар иҗат коллективлары концерты.
Урыны: Филармония каршындагы сквер, Павлюхин урамы, 73

11:00-14:00

«Лучик» балалар фестивале. Казанның беренче муниципаль кинозалын ачу. Мультфильмнарны бушлай күрсәтү
Урыны: В.И.Ленин исемендәге мәдәният йорты кинозалы, Копылов урамы, 2 а

12:00

«Сказки нашего детства» видео-презентация . Г.Тукай һәм А.С. Пушкин әкиятләрен уку һәм карау
Урыны: Казанның 1000-еллыгы урамы, Пушкин урамы, 86

12:00

«Мир» кинотеатрында күңел ачу программасы. «Арлекин» хореография коллективы чыгышы, сабын күбекләре шоуы, асфальтта рәсем ясау
Урыны: Достоевский урамы, 30

12:00-12:30

«Сабантуй 2018». Конкурслар белән булган спорт бәйрәме. Ятим балалар һәм әти-әниләр тәрбиясеннән мәхрүм калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен мәктәп
Урыны: Халезов урамы, 24

13:00



Гагарин кубогы белән очрашу. «Ак Барс»ның сакчысы Альберт Яруллин да килә. Фото- һәм автограф сессия, флорбол буенча турнир, ГТО нормаларын тапшыру, «Иң яхшы снайпер» аттракцоны
Урыны: Химиклар урамы, 40

13.30 – 18.00

«Балалар – тормыш чәчәкләре» чарасы
Урыны: Вишневский урамы, 10

14:00

«Сугыш балалары уенчыклары» күргәзмәсе. Дуслык, коткару турында үзенчәлекле тарихлар
Урыны: «Хәтер китабы» мемориалы

14:00

«Вглядываясь в мир» конкурсының күргәзмәсе ачылуы
Урыны: И.К.Зарипов исемендәге галерея-студия, Гвардия урамы, 10

15:00

«Дети Земли». Концерт программасы, спорт эстафетасы, рәсемнәр конкурсы, аниматорлар
Урыны: Отары мәдәният йорты, Калинин урамы (Отары), 60А

15:00

«Планета детства!»
Урыны: «Вознесенское» мәдәният йорты, Нардуган урамы, 45

16:00

«Пусть детство звонкое смеется». Күңел ачу чарасы. «Мирный» мәдәният йорты
Урыны: Мирный бистәсе, Весенняя урамы, 4

17:00

«Здравствуй, лето» ишегалды бәйрәме. Иҗади коллективлар чыгышы
Урыны: «Залесный» бистәсендәге парк яны, Осиново урамы, 8

17:00

«Планета счастливого детства» бәйрәм концерты.
Урыны: Левченко бистәсе, «Полимер» мәдәният йорты, Рәхимов урамы, 29

18:00

2 июнь


Ишетмәүче балалар өчен балаларны яклау бәйрәме. Мастер-класслар, конкурслар, спорт уеннары (волейбол, футбол), бүләкләр тапшыру
Урыны: «Крылья Советов» паркы

10:00-17:00

3 июнь


"Лиза Алерт" отряды лекциясе: «Балалар югалмасын өчен, нишләргә?» - ачык һавада лекция
Урыны: Горький паркы

12:00-14:00

«Двойное счастье» игезәкләр бәйрәме. Игезәкләр парады, костюмнар конкурсы, самокатта узышу, фотокүргәзмә, фотосессияләр, мастер-класслар, квест, конкурсалар
Урыны: Горки-Әмәт урманы

16:00-18:00

4 июнь


Бәйрәм дискотекасы
Урыны: «Юность» мәдәният йорты, Химиклар урамы, 11

11:00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев