Логотип Идель
Бу – сер!..

"ЯРАТАМ! ҮЗЕНӘ ӘЙТЕРГӘМЕ?"

"Инде берничә ай бер егетне яратып йөрим. Хисләрем турында ул берни дә белми. Әллә ничә тапкыр әйтергә талпынып карадым, тик гел кире уйлый идем. Кыз тарафыннан мәхәббәт аңлату дөрес гамәлме, моны эшләү кирәкме?"

 Аноним, 17 яшь


 Рамил Шәрәфиев, “Татар радиосы” продюсеры, DJ:


– Дөрес кенә түгел, кирәк гамәл дә әле ул. Хәзер, хисләрне белдерер өчен, менә дигән мөмкинлекләр бар бит: смс яз, берәр җиргә саф һава суларга чакыр. Андый кыю адымнар ясый алмасаң, төрттереп куй. Сиңа карата хисләре булса, ул каршы адымны үзе дә ясар. Кешене яратасың икән, саргаеп, үз эчеңнән янып-көеп  йөрергә кирәкми. Аңлатырга, сөйләшергә тырышып кара. “Юк”, – ди икән, дисен, аның каравы, син дөресен белеп торачаксың. Башта сиңа карата бернинди хисләре булмаса да, тора- бара күңелендә нинди дә булса хис уяныр, бәлки.

 Алсу Талибуллина, психолог:

– Кыз тарафыннан мәхәббәт аңлату – нормаль күренеш. Әгәр хисләрең озак вакыт дәвам итсә, һәм аларны җитди дип саныйсың икән, ул вакытта, әлбәттә, мәхәббәтеңне аңлата аласың.

Һәр сөйләшү (мәхәббәт аңлату да) өч төрдә узарга мөмкин: позитив, нейтраль һәм негатив.

Мәхәббәт аңлатканда, сүзләрне алдан әзерләп кую мөһим. Алар үз дәрәҗәңне аңлап, түбәнсенмичә әйтелсәләр яхшы булыр. Егетнең синең сүзләреңә карата реакциясенә дә игътибар итәргә кирәк. Син хисләрең белән уртаклашкач, егет кеше ни дип җавап бирер? Аңлармы, кире кагармы? Моны, егетнең характерына карап, алдан бераз юрап була. Төпле  акыллы булса, ул сине аңлар, бәлки, үзе дә сиңа битараф булмавын әйтер. Холкы ягыннан җитди булмаса, ул башкаларның хисләрен аңламаска да мөмкин. Нәкъ шулай килеп чыкса, мондый кеше синең игътибарыңа лаек түгел!

Үзеңне алдан ук бу хәлләргә әзерләп куярга тырыш. Егет  битараф булмавын әйтсә  нишлисең дә, кире какса нишлисең? Һәр эшне алдан уйлап, планлаштырып куйсаң,  җиңелрәк бит. Мәхәббәт өлкәсендә дә шулай.

Тагын укырга:


«ЕГЕТ МИНЕМ ӨЧЕН ТҮЛӘМИ…»


«ДУСТЫМ СЕРЕМНЕ ЧИШТЕ…»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев