Логотип Идель
Бу – сер!..

«УКЫТУЧЫМА ГАШЫЙК БУЛДЫМ...»

«Бәлки, мин, егет кеше буларак, соравымны редакциягә юлларга да тиеш булмаганмындыр, тик киңәш сорый алырдай кешем башка юк. Мин үземнән 7 яшькә зуррак укытучыма гашыйк булдым. Нишләргә дә белмим, киңәш бирсәгез иде».

Аноним, 16 яшь

Алсу Талибуллина, психолог:

– Әлеге соравың белән безгә мөрәҗәгать итеп дөрес эшләгәнсең. Беренчедән, яшүсмерләр арасында бу хәл еш күзәтелә, икенчедән, әгәр дә инде син хисләреңә анализ ясап, үзеңне нәрсә кичергәнеңне аңлыйсың икән, димәк, син инде олы кеше буларак өлгереп киләсең.

Гашыйк булу чоры, гадәттә, бер ел тирәсе дәвам итәргә мөмкин, әгәр дә инде шул вакыт аралыгында уйларың үзгәрмәсә, димәк, хисләрең тирән дигән нәтиҗә ясарга була.

Укытучың идеалларыңа туры килгәнгә, башкалардан аерылып торганга, синең аңа күңелең төшкәндер. Игътибар белән барлап кара әле: аның кайсы яклары сиңа ошый, кайсы ягы ошамый? Киләчәктә үзеңә тормыш иптәше сайлаганда, син яраткан кешеңдә нәкъ менә шул сыйфатларны эзләрсең.

“Бу хакта аңа әйтергәме-юкмы?” дигәндә, укытучың аны сизгәндер дә инде, ләкин ул сиңа карата шул ук хисләрне кичермәскә дә мөмкин. Әгәр шулай икән, бу әле депрессиягә бирелергә дигән сүз түгел, үзеңне кулга ал да укытучыңны күңелеңдә бер идеал итеп сакла. Киләчәктә бу гашыйк халәтеңне бер җылы истәлек итеп искә алырсың.

Хисләребез уртак, дип уйлыйсың икән, шуны исеңдә тот: ул, укытучы кеше буларак, хөрмәткә лаек шәхес. Башка укытучылар һәм укучылар алдында кыен хәлдә калмасын дисәң, мәктәпне тәмамлаганчы булса да, хисләреңне үзеңдә сакларга тырыш.

Исемсез абый, өлкән яшьтәге кеше:

– Мин дә, 11нче сыйныфта укыганда, укытучыма гашыйк булган идем. Минем алдымда да ике юл бар иде: әйтергә яки әйтмәскә! Тоттым да беренче юлны сайладым. Янына килеп: "Сез бүген кич өйдә буласызмы, сөйләшәсе әйбер бар иде", – дидем. Җавап уңай булды. Кичен, гөлчәчәкләр тотып, матур сүзләр әзерләп, ул яшәгән тулай торакка киттем. Көчхәл белән, кызарынып-бүртенеп, тотлыга-тотлыга, барын да әйтеп салдым. Бик аптырады, гаҗәпләнде һәм... курыкты. Әмма барыбер: "Бераз сизенгән идем аны", – диде. Шул сүзләрдән соң 8 ай дәвам иткән очрашулар башланып китте.

Ә синең очракка килгәндә, беренчедән, котлыйм сине – зәвыгың яхшы. Әмма бу – бик матур күренеш булса да, бик четерекле мәсьәлә. Тик син гашыйк булган кыз турында да уйларга кирәк. Үз хисләреңне белдереп, алар җаваплы булса да, син укытучыңны уңайсыз, хәтта куркыныч хәлгә куячаксың. Аның сине кире какмый хәле булмас. Балигъ булмаганнар белән мөнәсәбәт – җинаять, укытучы өчен бигрәк тә. Миңа калса, иң яхшысы, бераз көтү, һәм сиңа хисләреңне дә сынарга вакыт булачак. Бәлки, бу мәхәббәт тә түгелдер, гашыйк булу гынадыр – алай да була бит. Ул арада укытучыңа һәрьяклап ярдәм итәргә, дәрестә үзеңне актив күрсәтергә тырыш. Бу сине башкалардан аерып куячак. Аннан соң җиңелчә генә хисләреңне белгертә башласаң да була. Ышан, укытучы белән укучы арасында мәхәббәт уяну шактый еш очрый, өметеңне, берүк, сүндермә!

Дустым, әгәр җавапсыз сораулар төнге йокыңны качырса, киңәш кирәк булса, яз безгә. Синең борчуыңны да, шатлыгыңны да “Ялкын” һәрвакытта да уртаклашырга  әзер â¤

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев