Логотип Идель
Бу – сер!..

"ӘТИ-ӘНИ АНЫҢ БЕЛӘН ОЧРАШУЫМА КАРШЫ..."

«Егетем миннән 7 яшькә олы, үзем 8нче сыйныфта укыйм. Бер-беребезне бик яратабыз. Әмма әти-әнием моңа каршы. Әни бераз аңлый башлады бугай инде, ә әти бу хакта сүз әйтергә авызны да ачтыртмый. Нишләргә? Миңа бик авыр».

Аноним, 16 яшь

Фәнис Җиһанша, Г.Камал театры артисты, актёр, әти кеше:

– Беренче мәхәббәт, тәүге кат гашыйк булу – һәр кеше тормышындагы иң якты, иң бәхетле чорларның берседер ул. Мәхәббәтеңне тапкансың, һәм мин синең өчен бик шат! Хәзер инде аны сакларга һәм якларга кирәк.

Әти-әниеңнең борчуларын аңларга була: син алар өчен бала. Әтиеңнең каршы килүе дә сиңа булган ярату ул. Алар тормыш тәҗрибәсеннән чыгып эш итәләр. Хәзергә җитди адымнар ясарга ашыкма. Дуслар булып, очрашып торудан зыян булмас. Моның аша мәхәббәтегез ныгыр, сыналыр гына.

Ярдәм сорап дөрес эшләгәнсең. Хәлеңне аңлыйм. Мәктәптә укытучы булып эшләгәндә, үземә дә 6нчы сыйныфта укучы кыз гашыйк булган иде. Мәхәббәт хатлары, бүләкләр... Мин аның әти-әнисе белән сөйләштем. Аңлаштык. Беренче мәхәббәт ничек тиз кабынса, шулай сүнәргә дә мөмкин.

Әти-әниләрең белән уртак тел табарга тырыш. Ни өчен алар каршы килә? Сәбәбе нидә? Егет кеше сезнең киләчәгегезгә җитди карыймы? Планнары нинди? Әти-әниең киләчәгең турында нинди фикердә? Егетнең әти-әнисе ни уйлый? Һәм иң төп сорау – син үзең бу турыда нәрсә уйлыйсың? Эшне шушы сорауларга җавап табудан башлап кара.

Лира Шәйхетдинова, чаралар оештыручы, әни кеше:

Мондый ситуациядә күпләрнең калганы бардыр. Минем белән дә нәкъ шулай булды. Әтиеңнең тыңларга да теләмәве аның сине бик нык яратуын күрсәтә. Киресенчә, борчылмаса сәер булыр иде. Ир-атлар, гадәттә, эчтән генә кайгыра. Аның максаты – сине начар кешеләрдән, тормыштагы күңелсез вакыйгалардан саклап калу. Моны булдырмас өчен, ул әлеге мәсьәләгә нокта куярга җыена.

Әниеңнең сине аңлый башлавы яхшы. Димәк, ул тиздән әтиең белән дә сөйләшә алыр. Бәлки, бу әле тиз генә килеп тә чыкмас. Вакыты җиткәнен көт.

Теләсә кайсы мөнәсәбәт вакыт белән сынала. Шуңа күрә ашыгырга кирәкми. Әгәр егет кеше сабыр булып көтә алса, авырлыкларга бирешмичә синең яныңда калса, «мин көтәргә әзер, әти-әниең белән уртак фикергә килү җаен табыйк» дисә, бу инде чын, акыллы ир-ат дигән сүз. Бәлки әле, җаваплылыкны үз өстенә алып, әтиең белән сөйләшер.

Ир-ат мәхәббәтне сүз белән түгел, эш белән күрсәтә. Акыллы егет кыз өчен әти-әнисе белән яхшы мөнәсәбәтләрнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлый. Алар каршы булса, кыз бала бәхетле була алмаячак. Әгәр әти-әнисе риза-бәхил, яраткан кешесе янында икән, хатын-кыздан бәхетле кеше булмаячак. Ир-ат кыз кешене чын-чынлап яратса, ул аны бәхетле итү өчен барысын да эшләячәк.

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

– Бу аралашуның киләчәге бар дип саныйсың икән, сиңа егетең белән киләчәккә планнарыгыз турында сөйләшергә кирәк. Үзара сөйләшкәннән соң, ике якның да әти-әниләренең фикерен ишетү мөһим. Һәр кешенең нәрсә уйлаганын белү, әти-әниеңнең ни өчен каршы булуларын ачыклау зарур. Әти-әни сүзенә колак салу кирәк, чөнки, беренчедән, алар синең өчен җавап бирә. Икенчедән, аларның тормыш тәҗрибәсе зуррак. Бәлки, гашыйк булу сәбәпле син күрмәгән кимчелекләрне дә күрәләрдер.

Әгәр инде мөнәсәбәтләр җитди булмаса, аларны дәвам итү кирәкме? Егет тормышта бер әйбер, кыз икенчене теләсә, ахыры үкенечле тәмамланырга мөмкин. Ниятегез киләчәктә дә бергә булу икән, егетеңне әти-әниең белән таныштыр. Бу очракта егет кеше җаваплылык тоячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев