Логотип Идель
Бу – сер!..

«ТАБИБ БУЛАСЫМ КИЛМИ...»

«Быел 10нчы сыйныфны тәмамладым. Киләсе уку елында БДИ көтә. Инде бүгеннән үк кайсы фәннәрдән имтихан бирәсен уйларга, сайларга кирәк. Мин кечкенәдән театр дип янам-көям. Укырга да шушы юнәлеш буенча керәсем килә. Әмма әти-әнием минем артист булуыма каршы, аларның мине табиб итеп күрәселәре килә. Нишләргә? Киңәш бирсәгез иде».
Аноним, 17 яшь

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:
– Әти-әниләр еш кына яшьлек хыялларының балаларында тормышка ашуын телиләр. Әмма һәркемнең үз язмышы һәм хыяллары булуын онытмаска кирәк.

Әти-әниең белән кабат яхшылап сөйләшегез әле. Һөнәр сайлаганда, кешенең сәләтенә һәм характерына игътибар итү мөһим. Үзеңне сәхнәдә сынап караганың булса, артистлык сәләтең барлыгын сизсәң, әлбәттә, хыялыңны тормышка ашыра аласың.

Табиб һөнәре дә яхшы, ләкин аңа башка төрле сәләтләр кирәк. Бәлки, әти-әниең «финанс яктан табиб һөнәре отышлырак» дип фикер йөртәдер. Алай булган очракта, син дә артист һөнәренең кайсыбер яклары отышлы булуын дәлилләргә тырыш.

Тагын бер чыгу юлы бар: ул – табиблыкка укып, театрны хобби итеп калдыру. Ләкин бу очракта ике юнәлешне дә бертигез алып бара алмаячаксың. Берсенә өстенлек бирергә туры килер. Шуңа күрә «болай яшәү һәм эшләү миңа ошаячакмы?» дигән сорауга да җавап табу кирәк.

Күз алдыңа китер: 10 ел үтте, син театрда эшлисең. Бу сиңа ошыймы? Аннары башка һөнәр буенча эшләвеңне күзалла: үзеңне ничек хис итәсең? 10 елдан рухи һәм матди халәтең ничек булачак – анысын да чамалап кара. Хәзердән үк киләчәк өчен планнарыңны барлап куй.

Аноним, студент:
– Мин дә нәкъ шундый сайлау алдында калган идем. Нәтиҗәдә әти-әнием теләгән юнәлеш буенча укырга кердем. Керүен кердем, тик анда укырга бер тамчы да теләгем юк иде. Мин – әти-әнине, алар мине гаепләде. Һәр көн күз яшьләре түгелде, укуны да, андагы кешеләрне дә күралмас дәрәҗәгә җиттем.

Шул рәвешле укып йөргәндә, үзем теләгән белгечлектә урын бушаганын белеп алдым. Беренче елны күз яшьләрен түгә-түгә укып бетереп, сессияне ябып, үзем теләгән юнәлештәге имтиханнарны тапшырып, шунда укырга кердем.

Алай да була икән! Җиңел түгел, әмма чынлап торып теләсәң, булдыра торган эш. Һәм, беләсеңме, ул вакытта миннән дә бәхетлерәк кеше булды микән! Шундый бормалы юллар аша үтеп, теләгән җиргә укырга кергәч, аеруча рәхәт. Тәмен белеп укыйсың.

Тиздән дипломлы булачакмын. Бернигә дә үкенмим.

Ә сиңа киңәшем шул: әгәр чын-чынлап нәкъ менә театр юнәлешенең синеке икәнлеген беләсең икән, беркемне дә тыңламыйча, шунда укырга кер. Бәлки, ялгышырсың да, әмма бу синең ялгышың булыр, кешенеке түгел. Без бит хаталар ясый-ясый яшәргә өйрәнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев