Логотип Идель
Бу – сер!..

«СЫЙНЫФТАШЫМ БЕЛӘН БЕР ЕЛ ОЧРАШЫП ЙӨРДЕК. УЛ МИНЕ ТАШЛАДЫ»

«Сыйныфташым белән бер ел очрашып йөрдек, барысы да яхшы кебек иде. Дәресләрдә гел бергә утырдык, бию өйрәнгәндә дә безне парлап куялар иде. Сәбәбен әйтәсе килми, тик ул мине ташлады. Миңа хәзер бик авыр, чөнки бер сыйныфта укыйбыз, көн саен күрешәбез һәм теләсәк-теләмәсәк тә аралашырга мәҗбүрбез. Өстәвенә, чыгарылыш елы, һәм бу аерылышу минем өчен өстәмә стресс, хәтта имтиханнарга әзерләнергә теләгем калмады.»

 

Аноним, 17 яшь

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

– Бу хатны кыз яки егет кеше язганмы икәне билгеле түгел, тик аңа  карамастан, аерылышу ул һәрвакыт һәркем өчен дә авыр процесс икәнен искәртеп узасым килә. Безнең җаныбыз өчен хәтта үлем халәте дип өстәр идем. Мөнәсәбәтләрне башка кеше өзәргә теләсә, икеләтә авыр, чөнки үзебезне кире кагылган итеп тоябыз һәм бу үзбәяне дә төшерергә бик мөмкин... Әлеге  очракта бары тик ситуацияне кабул итәргә, хис-кичерешләребездән качмаска, башка вакыйгалар белән онытылырга теләмәскә кирәк. Бу – ситуациядән чыгу юлы түгел! Үзеңне шушы халәттә кабул ит, эмоцияләргә урын бир һәм «вакыт – дәва» икәнен исеңнән чыгарма. Тормыш дәвам итә! Бары шушы вакытта гына синең ресурсларың баланста булачак һәм имтиханнарга әзерләнергә дә көч-теләгең барлыкка киләчәк. Шулай ук булган вакыйга, хис-кичерешләреңне якын кешеңә сөйләргә дә тәкъдим итәр идем, бу бушану өчен кирәк.

Ленар Гыйләҗев, «Татар радиосы»ның тапшырулар продюсеры, алып баручы:

–  Яшь вакытта андый аерылулар, сүзгә килүләр бик авырдан кабул ителә, чөнки йөрәк белән уйлыйсың, йөрәк белән эш итәсең. Башта төрле уйлар барлыкка килә башлый, бернәрсә дә эшлисе килми, киңәшләргә дә колак салмыйсың... Бу очракта күбрәк дуслар белән булырга кирәк, үзеңә бикләнергә ярамый. Шөгыль тапсаң да була. Аралашу, нәрсә дә булса эшләү бераз булса да авырлыкны оныттыра. Бу әле тормышның башы гына! Киләчәктә миңа насыйп булачак яр тагын да яхшырак булыр, дигән өмет белән яшәргә һәм үзеңне кулга алып, тырышып укырга, куйган максатларыңа ирешергә кирәк. Бары уңышлар телим, бар да яхшы булыр!

Ләйлә Фаяз, шагыйрә, укытучы:

– Синең хисләреңне аңларга була, күңелле кичерешләр түгел, килешәм. Яшүсмер чакта без мондый вакыйгаларны аеруча авыр кичерәбез. Моны, озакка сузмый, үткәреп җибәрергә кирәк. Әлеге борчулы уйларыңа дедлайн куеп кара. Мәсәлән, әлеге атна азагына кадәр «рәхәтләнеп» хисләреңне кичер: елыйсың килгәндә ела, кичерешләреңне кәгазьгә яз, фильмнар кара һ.б. Ләкин куелган вакыт беткәч, үзеңне кулга алып, алга таба гадәти тормышыңны яшә. Аңларга тырыш: синең иң кадерле кешең ул – син үзең. Сиңа үзең һәм киләчәгеңне кайгыртырга кирәк. Чыгарылыш елында бигрәк тә! Аңлы, дөрес адымнар ясавыңны теләп калам. Бу – яңа, бәхетле, үзеңне карата ярату тулы  тормышыңа этәргеч кенә булсын иде!

Ришат Әхмәдуллин, Г.Камал театры артисты:

– Бу гадәти күренештер, минемчә. Һәр кешенең дә тормышында мондый хәлләр була, бу этапны барыбыз да үтәргә тиеш. Гадәттә, Аллаһы Тәгалә безгә кешеләрне сынар өчен бирә, без бер этапны, «имтихан»ны үткәч, ул кешеләрне кире ала. Әлеге очраклардан без тәҗрибә туплыйбыз һәм  үсәбез, камилләшәбез. Ул кеше дә, без дә үзгәрергә, үсәргә тиеш. Шуңа күрә бу ситуациядә борчылырга кирәкми, аны адекват рәвештә кабул итәргә һәм үз-үзеңне кулга алырга киңәш итәм. Әлеге мәсьәлә синең күңелеңне борчый икән, димәк, әле аны «җибәрү» өчен вакыт килеп җитмәгән. Бер шигем юк, көннәр узган саен бу ситуациягә җиңелрәк карый башларсың. Борчылма, күңелеңне көр тот!

Камилә Хәбриева, мәктәп укучысы:

Минемчә, ул егет турында уйламаска тырышырга кирәк. Үзеңә максат куй һәм аны чынга ашыру өчен барысын да эшлә. Мәсәлән, имтиханнарны яхшы гына бирүне төп миссия итеп билгеләргә һәм алга таба үзең теләгән уку йортына керү турында уйларга киңәш итәм. Ул егет белән көн саен күрешү, аралашуның «плюс»лары да бар: сез дуслар булып кала аласыз. Вакыт үтү белән барысы да җайланыр дип уйлыйм.

Фото: Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев