«Сыйныфташым белән бер ел очрашып йөрдек, барысы да яхшы кебек иде. Дәресләрдә гел бергә утырдык, бию өйрәнгәндә дә безне парлап куялар иде. Сәбәбен әйтәсе килми, тик ул мине ташлады. Миңа хәзер бик авыр, чөнки бер сыйныфта укыйбыз, көн саен күрешәбез һәм теләсәк-теләмәсәк тә аралашырга мәҗбүрбез.»