Логотип Идель
Бу – сер!..

«МИНЕМ ЯШЬТӘГЕ КЫЗЛАР ӘТИ-ӘНИЛӘРЕННӘН БАШКА ЧИТ ИЛЛӘРГӘ СӘЯХӘТ ИТӘ. Ә МИН?!»

«Минем яшьтәге кызлар әти-әниләреннән башка чит илләргә, шәһәрләргә сәяхәт итә. Ә мине дус кызым белән үземне генә хәтта район үзәгендә уза торган чараларга, дискотекаларга да җибәрмиләр. Мин бит инде сабый бала түгел, берничә елдан югары уку йортына керер, өйдән чыгып китәр вакыт җитә».

Аноним, 16 яшь

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

– 18 яшькә кадәр бөтен бала да ата-ана күзәтүе астында яши. Әмма һәрбер кеше чикләрне үзе билгели, әйтик, нәрсә ярый яки ярамый икәнен алдан ук сөйләшеп куя. Әлбәттә, һәрбер ата-ананың да үз баласын саклыйсы, яклыйсы килә. Район үзәгенә, төрле шәһәрләргә мөстәкыйль рәвештә баланың үзен генә чыгарып җибәрү куркыныч икәнен алар аңлый. Бу очракта әлеге кызга гаиләсе белән барысын да уртага салып сөйләшергә тәкъдим итәм. Үз фикерен, кызыксынуларын, нәрсә мөһим икәнлеген белдерергә кирәк. Әгәр ата-ана «юк» ди икән, карышырга кирәкми, бу – мәгънәсез. Чөнки алар сине һәрьяклап тәэмин итә, кайгырта һәм синең өчен җаваплылык та алар җилкәсендә. Әйе, кая да булса укырга киткәч, мөстәкыйль тормыш алып бара башлагач, син үзең карарлар кабул итәчәксең. Тик әлегә син – ата-ана карамагы астында.

Искәртеп узарга кирәк: ата-ананың дә төрлесе бар, бу шулай ук аларның балачагына бәйле. Бәлки аларны да һәрьяклап контрольдә тотканнардыр яки, киресенчә, ирек биргәннәрдер. Кыскасы, бу очракта һәр ата-ана үз тәҗрибәсеннән чыгып эш итә. Яшүсмер вакытта «Мин мондый булмаячакмын, балаларыма ирек бирәчәкмен», дигән фикердә булсак та, үсә төшкәч, гаилә коргач, балалар тугач, дөньяга караш үзгәрә. Чөнки һәрбер ата-ана үз баласын ярата һәм, югарыда әйтелгәнчә, аны сакларга-якларга тырыша!

Раушан Миннегалиев, блогер, сценарияләр авторы, актёр:

– Әйдә, әлеге ситуациягә ата-ана күзлегеннән карыйбыз. Син әлегә балигъ түгел. Гаиләдәге олы кешеләр төрле сценарийлар күз алдына китерәләр. Алар шушы хата, ялгышлардан, гомумән, куркыныч хәлләрдән сине саклап калырга тырыша. Әлбәттә, һәрбер әти-әни моны үзенчә эшли: төрле сүзләр, гамәлләр куллана. Бу очракта, минемчә, бер дус кирәк, ул синең белән генә түгел, ә  гаиләң белән дә яхшы мөнәсәбәттә булырга тиеш. Беренче чиратта, ул сиңа күз-колак булыр иде, әгәр кирәк булса, яклар һәм әти-әниең белән хәбәргә чыгар иде. Кызганыч, кызларга куркыныч янаган очракларны еш ишетергә туры килә. Миннән сиңа киңәш: лаеклы егет яки якын дус тап, һәм аның белән гел бергә йөр. Аллаһ сакланганны гына саклармын, дигән бит...

Данис Хисмәтуллин, студент:

Бу очракта ике яктан карап була, бәлкем, син гаиләдә бер генә баладыр, шуңа сине шулай «өф-өф» итеп тәрбиялиләрдер. Ә инде абый-сеңелләрең булса, бу очракта әти-әниең бигрәк кырыс яисә барысын да контрольдә тотарга яратадыр. Мин үзем дә һәрвакыт контроль астында, әмма күп кенә серләрне әни белсә дә, әти сизми дә кала. Юк, кызыксынмаудан түгел, гаиләдә һәрчак бала әнисенә йә әтисенә тартыла. Бу нормаль күренеш, шуңа сиңа киңәш: үсәрсең, аңларсың! Мисал өчен, миңа хәзер 19, әти-әни минем кайларда йөргәнне белә. Иң мөһиме, гаиләң белән ышанычлы мөнәсәбәттә булырга.

Эльмира Камалиева, блогер, әни:

– Бөтен кеше дә бер калыптан ясалмый. Төрле гаилә бар, төрле әти-әни. Чит илдә 16 яшьлек балалар үзләре генә йөрми, гадәттә. Ата-анасы булмаса, ялланган караучылары бар. «Шәһәр әйләнү» дигән сүзтезмәгә аерым тукталасы килә. Әйе, шәһәр тулы яшьләр, 15-16 яшьлекләр дә күп. Алар арасында чәчләре тузгыган, кыска шорты, итәк киеп, кулда сыра тотып йөрүчеләр  дә шактый. Барысын да андый димим, ләкин, эшсез тилмергәннәре җитәрлек.

Әти-әни балабыз шундый компанияләргә эләкмәсен, тәрбияле булсын, дип кайгыра. Берәүнең дә үз баласын, ямьсез-тәртипсез итеп күрәсе килми. Сезнең киләчәк өчен борчылып яши ата-анагыз! 16 яшь – ул иң куркыныч вакыт икәнен дә ассызыклап узарга кирәк!

18 яшь тулыр, бераз ирек бирерләр үзегезгә. Минем дә 3 балам бар. Алар әти-әнигә бик кадерле була шул. Усаллардан яклыйсы, саклыйсы, яман эшләрдән тыясы килә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев