Логотип Идель
Бу – сер!..

«МИН ҮЗЕМНЕ ЯРАТМЫЙМ!»

«Мин үз-үземә ошамыйм. Ничек үзеңне барлык кимчелекләрең белән яратырга өйрәнергә?»

Аноним, 17 яшь.

Олег Миняев, аспирант, 25 яшь:

«Кызганыч, сорау бирүче үзенең кызмы, егетме икәнен язмаган. Шулай да, минемчә, мондый проблемага күбрәк кызлар юлыга, чөнки нәкъ менә алар үзләренең тышкы кыяфәтләре турында аеруча да кайгыра. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйткәндә, күп кенә үсмерләр (кыз булсынмы, егетме) матур булсалар да, үзләренән канәгать түгелләр. Ә кайберәүләр, кимчелекләре булган килеш тә, дөньяны һәм үзләрен яратып яши белә.

Сорау бирүчегә әлеге мәсьәләнең ни сәбәпле килеп чыгуын ачыкларга киңәш итәр идем. Үзең турында шулай начар уйлый башлауга сине нәрсә этәрде? Моны ачыклаганнан соң, үзең ышанган берәр кеше белән утырып сөйләшергә, аның да синең турында шундый фикердә булу-булмавын белешергә тырышып кара. Шулай ук әлеге якын кешең белән бергә үзеңнең уңай якларыңны барла. Исемлек зур булыр дип уйлыйм».

Алсу Талибуллина, психолог:

«Иң беренче эш итеп, бер кәгазьне ручка белән икегә бүл дә, бер ягына үзеңнең уңай һәм икенче өлешенә кимчелекле якларыңны язып чык. Кимчелекле якларыңа игътибар ит: алар синең үз фикереңме, әллә әйләнә-тирәдәге кешеләр кайчандыр синең турында әйткән сүзләрме? Күп вакытта без үзебезгә бәяне кеше сүзеннән чыгып бирәбез, ә чынлыкта бөтенләй икенче төрле булырга мөмкинбез.

Уңай якларың язылган өлешкә кара: алар күп җыелдымы? Юк икән, үзеңдә күрергә теләгән башка сыйфатларны да язып куй һәм аларга ирешү өчен көн дә бер адым яса.

Һәр кеше – шәхес. Кемгәдер ошамыйбыз икән, бу әле без начар дигән сүз түгел. Һәркемнең үзенә генә хас сыйфатлары була, шуның белән без башкалардан аерылып торабыз да бит инде. Аларның һәрберсе безгә ни өчендер бирелгән, билгеле бер тормыш этабында алар безгә кирәк булырга мөмкин. Шуңа күрә үзеңне кабатланмас шәхес итеп, барлык минусларың һәм плюсларың белән кабул итәргә кирәк.

Үзеңне ярату кеше фикеренә бәйле булмасын, мәхәббәт һәркемнең күңеленә инде тумыштан салынган. Үзеңә кечкенә балага караган сыман карасаң, кечкенә баланы яраткан сыман яратсаң, күңелеңдә үзеңә карата мәхәббәтне торгызырга мөмкин».

Тагын укырга:


“ЯРАТАМ! ҮЗЕНӘ ӘЙТЕРГӘМЕ?”


«ДУСТЫМ СЕРЕМНЕ ЧИШТЕ…»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев