Логотип Идель
Бу – сер!..

«МИН – ТЕЛЕФОН КОЛЫ...»

«Мин телефонга бәйле. Бу турыда моңа кадәр үк әти-әнием, дусларым әйтә иде инде. Аларны тыңламый, ишетми идем. Хәзер моны үзем дә аңлый башладым. Чыннан да кереп китәм дә, чыга алмыйм. Көнем дә, төнем дә шул телефонда уза. Бу бәйлелектән ничек тә булса арынып буламы?»

Аноним, 15 яшь

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

– Смартфон кулланучы кешеләрнең 60%да бәйлелек бар. Беренчедән, Интернетның баш миенә ничек тәэсир иткәнен аңларга тырышып карыйк.

Мәсәлән, сиңа бер китап кирәк, ди. Торып, киенеп, китапханәгә чыгып китәсең. Бу хәрәкәтләрне ясамыйча, шул китапны бик жиңел генә Интернеттан табарга була. Кеше жиңеллеккә өйрәнсә, артык адымнар ясап торасы килми, ялкаулана. Интернет-бәйлелек – ул җиңеллек эзләү. Син тиз генә кирәк кешене табып, тиз генә смс язасың. Җавап аласың һәм бу шатлыктан канда дофамин гормоны күтәрелә. Баш мие тиз килгән шатлыкка ияләшә.

Галимнәр әйтүенчә, бу бәйлелек психологик яктан гына түгел, физиологик яктан да баш миендә үзгәрешләр барлыкка китерә. Баш мие белән виртуаль дөнья шулкадәр дуслаша, алар хәтта бер-берсен бербөтен итеп хис итә башлый! Бу чылбырны аеру өчен кайчакта табиблар ярдәме дә кирәк булырга мөмкин.

Проблеманы күрәсең икән, димәк, үзеңә ярдәм итә аласың. Бәйлелек булганда контроль югала, аны кире кайтарырга тырышырга кирәк. Берничә минутка телефоныңны башка бүлмәгә чыгарып яки сүндереп торып кара. «Бу вакыт эчендә Интернетта бернинди зур үзгәрешләр дә булмаячак», – дип үзеңне тынычландырып куй.

20-30 минутка күнеккәннән сон, 1-2 сәгатькә телефоннан арынырга өйрәнергә була. Бу вакытта нәрсә эшләячәгеңне алдан планлаштыр. Мәсәлән, ашарга пешерергә, физик күнегүләр ясарга, китап укырга була. Баш миен алдан ук телефоннан аерылу стрессына әзерләргә кирәк. Безнең тәнебез бар, физик дөньяда яшибез, шуңа күрә реаль дөньяны онытып бөтенләй виртуаль дөньяга күчсәк, акылыбызга зыян килергә мөмкин. Әллә шуны контрольдә тота алмыйбызмы?

Илзия Нәҗипова, укучы:

– Яшүсмерләр арасында бу хәл бик еш очрый. Мин үзем түбәндәгеләрне киңәш итәр идем:

1) Вакытыңны дөрес бүләргә, алдагы көнгә төгәл план төзеп куярга;

2) Дусларың белән ешрак очрашырга. Мәсәлән, тимераякта шуарга, саф һавада йөрергә һ.б.

3) Әти-әниең белән күбрәк вакыт уздырырга. Мәсәлән, театрга барырга була.

4)Үзеңә яңа шөгыль үзләштерүне максат итеп куярга.

5) Телефонда утыруны чикләү өчен махсус кушымта яки будильник куярга. Ул шалтыраса, димәк, телефонны алып куярга вакыт җитте.

6) Бер көнгә телефоныңнан баш тартырга.

Рәмис Гыйлметдинов, блогер, әти кеше:

– Ә аннан арынырга кирәкме соң? Минемчә, телефонда күп утыруның сәбәбе мәгълүмат, ял җитмәүдә. Телефонда утырам икән, димәк, мин яңалык эзлим, дөньядагы хәлләр белән танышам. Элек кеше китап, газета укыса, хәзер гаджетларда утыра. Һәм мин монда бернинди начарлык та күрмим. Вакытында Интернетта да утыра белергә, башка эшләргә дә вакыт калдырырга өйрәнергә кирәк.

Динә Закирова, скрипкачы, әни кеше:

– Үземдә дә мондый проблеманы күзәтәм. Тыярга тырышам: WhatsApp`ка, Инстаграмга сирәгрәк керәм. Хәбәр килгән саен чабып барып аны ачып укымыйм. Күпмедер вакыт керми тора алам. Башка эшләргә игътибарымны юнәлдерәм. Балам белән кино, мультфильмнар карыйм.

Ихтыяр көчен кушарга, күбрәк саф һавада булырга, башка мавыктыргыч шөгыльләр табарга киңәш итәр идем. Үзеңне үзең контрольгә алмасаң, башка бер кешенең дә киңәше ярдәм итмәс.

Лилия Низамова, студент, шагыйрә:

– Иң беренче чиратта экран вакытының статистикасына игътибар итәргә киңәш бирәм. Кайсы көнне вакыт микъдары күбрәк? Ул көнне нәрсәләр белән шөгыльләндең? Бәлки, сиңа көнеңне башка, үзеңә кызыклырак чаралар белән тулыландырырга кирәктер? Мин, мәсәлән, кызыклы эшләргә тулы көннәрне телефонның бар икәнлеген дә онытам. Икенчедән, кайсы социаль челтәр вакытыңны күбрәк ала? Син аннан үзеңә нинди мәгълүмат, нинди файда аласың? Әгәр бу сорауларга конкрет җавабың булмаса, әлеге социаль челтәрләрдән вакытлыча баш тартып кара. Телефонга бәйлелектән арыну өчен төрле хәйләләр бар, ләкин аннан алдау юлы белән генә котылу мөмкин түгел. Үз тормышыңны, ничек вакыт уздыруыңны анализларга кирәк. Мисал өчен, кич белән көнеңнең кыскача эчтәлеген яз. Язар сүз юк икән, димәк, нидер үзгәртергә вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев