Логотип Идель
Бу – сер!..

«ХӘТТА ӨЙДӘ ДӘ ҮЗЕМ ТЕЛӘГӘНЧӘ КИЕНӘ АЛМЫЙМ...»

«Кием сайлаганда әнием гел “сиңа алай килешми, болай киенергә кирәк”, “кеше көлдереп йөрмә” дип өйрәтеп, тәнкыйтьләп тора. Мәктәптә дә, хәтта өйдә дә үзем теләгәнчә киенә алмыйм. Шуңа ачуым чыга...»

Аноним, 13 яшь

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

Биредә балага гына киңәшләр бирү бик үк дөрес түгел, чөнки күп нәрсә ата-анадан тора. Яшүсмерләрдә шәхси чикләрне барлыкка китерү процессы бара. Чөнки һәр кешенең үз фикере, күзаллавы, теләкләре бар, хәтта кием буенча да. Һәркемнең үзенчә киенергә хакы бар. Яшьләр чәчләрен ачык төскә буярга, төрле җиргә алкалар тагарга, чуар итеп киенергә ярата. Олы буынга ошап бетмәскә мөмкин, әлбәттә, тик бу – нормаль күренеш! Ата-ана борчыла инде ул, кешеләр ни әйтер икән, дип уйлана...

Кием – эчке халәтне, гомумән, үз-үзеңне күрсәтү мөмкинлеге һәм җәмгыять һәрвакытта да моны өнәп бетерми. Нәкъ менә яшүсмер чакта шәхси чикләрне сәламәт рәвештә, әти-әни, якыннар белән талашмыйча, билгели белергә кирәк. Онытмыйк, бу яшьтә бала әле – ата-ана карамагында, шуңа күрә ул кискен рәвештә «Мин шулай телим» дип кенә нәрсә дә булса хәл итә алмый, кием мәсьәләсендә шулай ук. Матур итеп рөхсәт сорау, тыныч кына үз фикереңне белдерү, ни өчен нәкъ менә шулай киенү ошый икәнен аңлату – иң яхшы карар бу очракта.

Лилия Тимирова, стилист, әни кеше:

– 13 яшь – күчеш чорының иң «кайнар» мәле. Халәтегезне аңлыйм. Монда киреләнү, характер күрсәтү белән әнине «җиңеп» булмый. Бәлки, ул сезнең үсеп җиткәнегезне аңламый яки кабул итә алмыйдыр. Сезгә киңәшем – уртага салып сөйләшегез. Үпкәләп йөрү кебек тискәре хис-кичерешләр сәламәтлеккә зур зыян сала. Алардан арыну ягын эзләгез. Тавыш күтәрмичә генә, үпкәне читкә куеп, күңелегездәге уйлар белән бүлешегез. «Әнием, хәзер шулай киенәләр, модада менә бу, замана үзгәрә, зәвык та, мин – шәхес, үземә карар кабул итәргә рөхсәт бир, хаталар булса, җаваплылык миндә», кебегрәк сүзләр белән әңгәмә алып барыгыз. Үз фикерегезне белдерүдән курыкмагыз. Сез бит ярамаган эш башкармыйсыз, канун бозмыйсыз. Сезнең киемгә, тормышка, үзегезгә карата фикерегез формалаша торган чор. Үз «йөзегезне» югалтмагыз. Аннары гомер буе кеше сүзеннән куркып яшәүчеләр рәтенә керерлек булмасын!

Азат Фазлыев, җырчы, әти:

– Мондый хәл белән, мөгаен, күпләрнең очрашканы бардыр. Кечкенә вакытта бу проблема безне дә урап узмады. Үзең әти-әни булгач кына аларның һәрвакыт яхшы булсын дип тырышканын аңлыйсың. Чөнки ата-ана беркайчан да үз баласына начарлык теләми. Бу очракта, мисал өчен, матур, җылы киенүен тели. Яшьләр бит инде модадан калышмыйм, дип юкарак та киенергә мөмкин, ә әти-әни сезнең киләчәк турында уйлый, салкын тимәсен, дип борчылып тора. Шуңа күрә 18 яшькә кадәр булса да әти-әни әйткәнчә киенергә кирәк. Гомумән, аларның сүзен гел тыңларга, хөрмәт итәргә тиеш без.

Илнар Идрисов, блогер:

– Кием алганда әти-әниләребез берничә критерияне берьюлы туры китерергә  тырыша. Матур да булсын, сыйфаты да аксамасын, озак елларга чыдасын! Без әнием белән нәкъ менә шундый киемнәрне ала идек мәктәп чорында. Бары тик үзем акча эшли башлагач кына күңелем ничек тели, шулай киенә башладым. Тик моңа карамастан, кием сайлаганда әнием белән әле дә булса киңәшләшәм. Шуңа күрә бу очракта бераз түзәргә, акча эшли башлагач, үзенчә киенергә киңәш итәм.

Азалия Сабитова, мәктәп укучысы:

– Әти-әнинең мондый кискен реакциясен бары бер очракта гына кабул итәргә була, минемчә: әгәр бала ачык киенеп йөрү яклы икән. Чөнки ата-ана газизенең башкалар өчен гыйбрәт булуын теләми. Аларның үз баласын саклыйсы, яклыйсы килә, ата-ана фикеренчә, кием дә зур игътибарга алынырга тиеш. Йөрәгеңә ятышлы киенү стиле инде бөтенләй башканы тәшкил итә икән, сорауга җавап биреп кара: болай киенеп йөрү миңа нәрсә бирә? Шуннан чыгып гадел аргументлар китереп аңлатырга тырыш. «Бу – хәзер яшьләр арасында популяр, әни, иптәш кызларым да шулай киенә, алардан аерылып каласым килми, шуңа өстәп, бу рәвешле үземә ышаныч арта, үземне көчле итеп хис итәм»; Оversize булса: «Бу капчык түгел! Миңа үземне иркен тоту ошый, моны кисәм, буй-сыным белән бәйле комплекслар югала»; ачык төсләр йөрәгеңә якын икән: «Соры масса»дан аерылып торуның минем өчен иң кулай ысулы бу!» – дип җавап биреп була.

Дарья Пузикова иллюстрациясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев