Логотип Идель
Бу – сер!..

«ЮКТАН ГЫНА ДА ЕЛЫЙСЫМ КИЛӘ БАШЛЫЙ...»

«Мин бик нечкә күңелле – юктан гына да елыйсы килә башлый. Башкалар гел “алай йөрәгеңә якын алма инде” диләр, ә мин булдыра алмыйм. Әздән генә дә елап җибәрергә торам. Моны берәр ничек үзгәртә аламмы мин?»

Аноним, 13 яшь

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

– Үзеңнең нечкә күңелле булуыңны тануың өчен беренче эш итеп мактыйсым килә! «Йөрәгеңә якын алма, борчылма, елама...» ише сүзләрнең хис-кичерешләрнең бәясен төшерү икәнен онытмыйк. Башкаларга «чүп» булып тоелган хәл нечкә күңелле кеше өчен бик мөһим булып тоелырга һәм күңелен төшерергә мөмкин. Әгәр кеше үзенең гиперсизгер, бар нәрсәне йөрәгенә якын алучан икәнен белә икән, бу очракта үз-үзеңне гел куәтләп тору мөһим! Елыйсың икән, димәк, синең күңелең төшкән, күз яшьләренә урын бар! Тирә-юньдәге кешеләр еш кына безгә ярдәм итә алмый, шуңа күрә үз-үзебезгә терәк булырга, хис-кичерешләрне аңларга өйрәнергә кирәк. Моның өчен «Нигә бу вакыйга минем кәефемне төшерде? Ни өчен мин әлеге хисләрне кичерәм?» ише сорауларга җавап эзләп карарга киңәш итәм. Негатив, моңсу эмоцияләрдән арыну өчен елап алу нормаль күренеш, оялма! Төрле кеше бар: кемнәрдер катлаулы ситуацияләрне җиңел кичерә, кемнәрдер – киресенчә һәм бу да нормаль күренеш!

Энҗе Сәфәрова, журналист: 

– Нечкә күңеллелек минем үземә дә бик таныш халәт. Андый очракта: «Йөрәгеңә якын алма», – диләр шул. Әйтүе җиңел, тик эшләве кыенгарак туры килә. Бу очракта ситуацияне анализлап карарга киңәш итәм, әлеге сүзләр синең өчен, чыннан да, мөһимме (хакка әйтелгәнме, нахаккамы – анысына да игътибар итәргә кирәк), тормышыңа берәр яхшы үзгәреш бирәме? Әгәр юк икән, нигә күңелеңне «ашап», шул хакта уйланып йөрергә?

Авыр сүзләрнең кем тарафыннан әйтелүенә дә игътибар итәргә кирәк. Әйтик, урамда очраган бер кеше генә икән, ни өчен аның ниндидер фикере өчен бөтен кәефне төшереп йөрергә?!

Тормышта һәрнәрсә вакытлыча, шул исәптән тормыш үзе дә. Тормышыбызда якты уй-хисләргә, күңел тынычлыгына күбрәк урын бирик!

Миндияр Шәймәрданов, җырчы, алып баручы:

– 13 яшьлек үземне искә төшердем. Ник дисәгез, әйтелгән сүзләрне күңелгә бик якын ала идем... тик еламадым, чөнки мине «егет кеше еларга тиеш түгел» дигән уй тотып торды! Хәзер инде шактый еллар үтте, вакыт узган саен ныгыдым. Вакыт яраларны төзәтә, дигән кебек, бу очракта да ул көч һәм сабырлык өстәде... Сиңа карата әйтелгән үпкәләтә торган сүзләрне шаяру дип кабул ит, яисә бөтенләй ишетмәскә тырыш, шулай итеп әкрен генә ныгырсың, миңа калса. Иң мөһиме – нечкә күңелле булудан арынам дип, каты бәгырьлегә әйләнмә!

Гөлия Хәкимова, программист:

– Гадәттә ул «юктан гына» дигәне – синең адреска килгән шелтәләр, син башкалардан көтмәгән һәм сине «җәрәхәтли» ала торган адымнар. Кирәксә-кирәкмәсә елап йөри торган гадәтне юкка чыгарырга миңа көндәлек алып бару ярдәм итте. Теге яисә бу ошамаган ситуация һәм ул уяткан хис-кичерешләрне язып куеп, азрак вакыт узгач кире ачып укып кара әле. Син аны я онытасың, я ул мәсьәлә инде чишелгән була. Димәк, бар да вакытлыча. Моны аңлагач, килгән проблемаларга үзеннән-үзе җиңелрәк карый башлыйсың. Беренчедән, һәрнәрсәнең үз чишелеше бар. Икенчедән, син ул чишелешне үзеңә уңайлы итеп яраклаштыра аласың. Иң мөһиме – «монысы да булыр» дип үзеңне тынычландырып, дилбегәне үз кулыңа алырга!

Рүзәл Шәрипов, студент, телевизион алып баручы:

Дөресен генә әйткәндә, дусларым арасында синең сыман нечкә күңелле кешеләр күп. Үзем исә артык хискә бирелүчән кеше булмагач, ничектер башкачарак карыйм бу хәлгә, аңлап та бетермимдер бәлки. Еш кына үзем дә:  «Йөрәгеңә якын алма», – дип әйткәлим... Нечкә күңеллелек – кешенең психологик яктан бер үзенчәлеге, аны, минемчә, теләсәң дә үзгәртеп булмыйдыр. Үзеңне ничек бар, шулай кабул ит, ярат! Сүз уңаеннан, әгәр сиңа елагач, рәхәт булып китә икән, димәк, күз яшьләре аша бушанып алу кирәк! Кеше фикеренә генә ияреп, үзеңне үзгәртергә тырышма!

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев