«ИНТЕРНЕТТА УТЫРЫРГА РӨХСӘТ ИТМИЛӘР»
«Әти-әнием миңа Интернетта утырырга рөхсәт итми. Күп дигәндә, атнага бер тапкыр керергә ярый. Алардан качып анда утырудан туйдым. Дусларым Интернетта аралаша. Мин кайчак мөһим яңалыкларны да белми калам. «Миңа әти белән әни Интернетта утырырга рөхсәт бирми» дип әйтә алмыйм бит инде аларга. Нишләргә?»
Аноним, 15 яшь
Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:
– Әти-әниең, синең өчен борчылганга күрә, Интернетта утырырга рөхсәт итмиләр, күрәсең. Ник дигәндә, бүгенге көндә Интернет аркасында килеп чыккан проблемалар күп. Һәм бу катлаулы мәсьәләләр яшүсмерләргә генә дә кагылмый. Мәсәлән, интернет-бәйлелек формалашу, шикле төркемнәр...
Иң беренче чиратта, әти-әниеңә Интернетның уңай яклары да булуын аңлатырга тырышып кара. Аны бит бары тик файдалы максатларда гына да кулланырга мөмкин. Мисал өчен сыйныфташлардан өй эшен сорау, имтиханнарга әзерләнү. Шулай ук Интернет ярдәмендә дәресләрдән тыш өстәмә белем алып булуы турында да сөйлә.
Сөйләү – бер, эшләү – икенче нәрсә. Мондый сөйләшүләрдән соң Интернетта утырган вакытыңны чыннан да файдалы итеп уздыру зарур. Киресенчә булган очракта, хәлләр тагын да начарланырга мөмкин.
Ә инде күп кешедә күзәтелгән интернет-бәйлелек синдә дә барлыкка килмәсен өчен, тайм-менеджмент турында мәгълүмат тупла. Көннең кайсы вакытында, күпме вакытка керәчәгең турында сөйләшегез.
Балаларның әти-әниләре белән мөнәсәбәтләре үзара ышанычка корылган булырга тиеш. Шул очракта күп кенә мәсьәләләрне уртага салып, тыныч һәм җиңел хәл итәргә мөмкин. Бер нәрсәне истә тоту зарур: проблемага ачыклык керткәндә, тавыш күтәрү ярдәм итмәячәк. Мондый вакытта ике якта да хөрмәт һәм эмпатия булырга тиеш. Бер-берегезнең фикерен исәпкә алып, хисләрне аңларга тырышып эш итәргә киңәш итәм.
Фәнил Гыйләҗев, шагыйрь:
– Минемчә, атнага бер түгел, ә һәр кич саен хәбәрләрне, соңгы яңалыкларны белер өчен ярты сәгатькә булса да Интернетка керергә рөхсәт итүләрен сорарга кирәк. Бу рөхсәтне алу өчен, өй эшләрен вакытында эшләү зарур. Әти-әниләргә Интернетның сыйныфташлар белән аралашу, өй эшләрен башкаруда ярдәмче булуын аңлату да мөһим. Әлбәттә, үз-үзеңә дә анализ ясарга тырышып кара: син, чынлап та, Интернетка кереп, әһәмиятле эшләр башкарасыңмы, аны дөрес файдаланасыңмы, вакытыңны заяга уздырмыйсыңмы?
Айзилә Абдрахманова, укучы:
– Элегрәк миңа да Интернетта күп утырырга рөхсәт итмиләр иде. Андый вакытта ачу килә. «Нишләп башкалар кайчан тели, шул вакытта утыра, ә миңа ярамый?» – дип уйлый идем. Хәзер исә, күбрәк ышана башладылармы шунда, андый чикләүләр юк диярлек. Кайчагында гына булгалый инде. Һаман шулай туры килә: өй эшен эшлим, укыйм, телефонга орынмыйм да. Эшем беткәч, телефонны кулыма алам гына, әти-әни керә дә: «Кайчан карама, һаман телефонда утырасың», – дип ачулана башлыйлар. Әллә юри сагалап торалар инде.
Әти-әниең белән сөйләш, нишләп Интернетта утырырга рөхсәт итмәүләрен сора. Бәлки, алар сине әллә кемнәр белән аралаша, кирәкмәгән уеннар уйный, ярамаган әйберләр карап утыра дип уйлыйдыр. Дусларың белән генә аралашуыңны, кирәкмәгән нәрсәләргә игътибар итмәвеңне әйт. Ләкин: «Минем сыйныфташларым көне-төне Интернетта утыра, ник миңа ярамый?» – дип тавыш күтәрмә. Тыныч кына барын да аңлатырга тырыш.
Гөлчәчәк Галимова, әни кеше:
– Мәктәптә укый торган улым Интернетта утыра, шунсыз булмый да хәзер. Өй эше дә, билгеләр дә шунда. Дуслары белән дә аралаша, уеннар да уйный. Уеннарның да файдалылары бар бит.
Хәзер күп кенә әти-әниләр үзләре дә Интернет челтәренә кереп батты. Хәтта авылда да күрше күршегә керми, туган белән туган да шунда гына аралаша. Җайлы бит! Нигә тел әрәм итеп утырырга. Балалар хыяллана белми, тирә-юньне күрми, чаңгы-чана шумый, урамда уйнамый, китап укымый... Бөтен кешелекнең Интернет челтәренә кереп чумуы бик кызганыч, җанлы аралашу җитми адәм балаларына.
Әти-әниеңнең ни өчен сиңа Интернетта утырырга рөхсәт итмәүләре аңлашыла. Алар сиңа яхшылык кына тели. «Сәламәтлеген бетереп компьютер артында утырмасын», – дип фикер йөртәләрдер.
Амил Нуруллин, студент:
– Минемчә, Интернетка атнага бер тапкыр керү бик аз. Бүген без күпчелек мәгълүматны Интернеттан алабыз. Әти-әниеңне дә аңлыйм. Сиңа алар белән бу турында тыныч кына сөйләшергә кирәк. Һәр көн кичке якта Интернетта 30 минут утыру мәктәп баласы өчен җитәдер.
Синең Интернетта утыру вакытыңны чикләүнең сәбәбе ни? Моны да ачыкларга кирәк. Сәбәп синең җавапсызлыгың булса, моны төзәтергә була. Шуннан соң әти-әниеңнең сиңа карата мөнәсәбәте дә үзгәрер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев