Логотип Идель
Бу – сер!..

«ЕГЕТЛӘРДӘН КУРКАМ!»

«Классташ кызларым инде күптән егетләр белән йөри башлады. Ә мин егетләрдән оялам, куркам хәтта. Бу нормаль күренешме?»

Аноним, 16 яшь

Сөмбел Вәлиева, студент, 21 яшь:

«Борчылырлык урын юк. Ә куркуның сәбәбен ачыклау мөһим. Куркуыңның нигезендә нәрсә ята? Аны җиңү өчен нинди чаралар кулланасың? «Дус кызларымның егетләре бар, миңа да табарга кирәк», – дип, үзеңне башкалар кебек булырга мәҗбүр итү дә куркуның сәбәбе булырга мөмкин. Шуңа күрә «тиеш», «кирәк»ләрдән арынырга һәм эчке тоемлавыңа таянып эш итәргә кирәк. Һәр кеше уникаль, башка берәүдә булган теләк синдә икенче төсмер алырга мөмкин. «Һәр нәрсәнең җае бар, шалканның да мае бар» дигәндәй, бу дөньяда – һәр нәрсәнең үз вакыты һәм үз тәртибе. Оялуны, куркуны җиңү өчен егетләр белән дусларча аралашып кара. Кемгә дә булса ошарга тырышырга кирәкми, киресенчә, үзеңне иркен тотарга тырыш. Шулчак үзгәрешләр дә үзен көттермәс».

Алсу Талибуллина, психолог:

«Әлбәттә, нормаль күренеш! Син әле физик һәм психологик яктан формалашып кына киләсең. Шуңа да бу чорыңны позитив һәм стрессларсыз уздырып җибәрә белергә кирәк. Буш вакытыңны яңа һөнәрләр үзләштерүгә багышласаң яхшырак булыр.

Һәр нәрсәгә максат куя белү мөһим. Егет белән йөрү сиңа нәрсә өчен кирәк? Егет сиңа рухи яктан үсәргә ярдәм итәме? Әллә кешеләр синең турында яхшы уйласың өчен генә кирәкме?

Элек әби-бабаларыбыз егет-кызлар белән гаилә кору максатыннан гына йөргән, шуңа күрә вакыты җиткәч кенә бер-берләре белән аралашып, очрашып йөри башлаганнар. Ныклап торып йөри башлар алдыннан «Бу кеше

мине хөрмәт итәме?», «Минем өчен җаваплылык алырга әзерме?», «Киләчәктә терәк була алырмы?» кебек мөһим сорауларга җавап эзләгәннәр. Бүгенге яшьләр исә бер-берсе белән вакыт уздыру өчен очраша. Бу күренеш психикада да, киләчәк тормышта да тискәре чагылыш табарга мөмкин. Егетләр белән иртә йөри башлаган кызларга кызыгып түгел, бераз кызганып карау дөресрәк булыр. Бәлки, гаиләдә мәхәббәт җитмичә, алар аны читтән эзлидер? Егетләр белән иртә йөри башлауның сәбәбе үзбәяңне күтәрү дә булырга мөмкин, ягъни «Карагыз: мин ничек булдыра алам», – ди ул. Шулай ук бу күренеш яшүсмерлек бунты да була ала. Аның сәбәбе үз-үзеңне мин инде зур, мөстәкыйль дип күрсәтергә тырышудан килә.

Шуны истә тоту зарур: бүгенге көндә оялчанлык тискәре сыйфат итеп күрсәтелә. Оялчан, тыйнак булу – кеше өчен табигый сыйфатлар. Алардан арынырга тырышырга кирәкми. Үзеңне барлык үзенчәлекләрең һәм сыйфатларың белән яратсаң һәм хөрмәт итсәң, башкалар да сиңа шундый мөнәсәбәттә булыр. Әгәр алай түгел икән, димәк, алар сиңа тиң түгел».

Дускай, әгәр сиңа да киңәш кирәк икән, соравыңны yalkin@bk.ru адресына юлла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев