Логотип Идель
Бу – сер!..

«ЕГЕТЕМНЕ ЯРАТМЫЙМ...»

«Исәнмесез, «Ялкын» редакциясе. Бик кыен хәлдә калдым. Инде ике ел йөргән егетем бар. Ул мине бик ярата. Мин дә аны ярата идем... Әмма бу җәйдә көтмәгәндә башка кешегә гашыйк булдым. Башканы яраткан килеш, егетем белән очраша алмыйм. Тик аның белән мөнәсәбәтләрне ничек өзәргә икәнлеген дә белмим. Йөрәген яралыйсым килми. Нишләргә миңа? Киңәш бирсәгез иде».

Аноним, 18 яшь

Айгөл Тимербулатова, блогер, әни кеше:

– Минемчә, егет кеше дөресен белергә тиеш. Башка берәүгә карата хисләр була торып, егетегез белән йөрү дөрес түгел, дип уйлыйм. Үзеңне дә көчләмә, аны да алдалап бәхетсез итмә.

Иң мөһиме – әйтәсе сүзеңне дөрес, йомшак итеп җиткерү. Башта, яхшы якларын атап, аңа рәхмәтеңне белдерергә кирәк. Аннары: «Син иң яхшы мөнәсәбәткә лаек, ләкин минем хисләрем суынды. Ярату хисләрем бетте, сине дә, үземне дә алдалап йөрисем килми. Үзеңә тиң ярны очратырсың, син бәхеткә лаек», – дип, дөресен әйтергә була. Әлеге ысулны КПК дип атыйлар. Башта Комплимент әйтелә, аннары Программа (әйтергә теләгән фикер), аннары кабат Комплимент.

Уңышлар телим сиңа! Барысы да җиңел генә хәл ителсен иде!

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

– Гашыйк булу – ул әле мәхәббәт түгел. Төгәлрәк итеп әйткәндә, гашыйк булу – ул кешедә үзеңдә булган сыйфатларның чагылышын күрү. Мәсәлән, синдә романтикага тартылу бар ди, ләкин син аны үзеңдә сизмисең, ә башка кешедә шул сыйфатны күреп «гашыйк буласың». Күпмедер вакыт үткәч, аның башка сыйфатларын да (шул исәптән тискәреләрен дә) күрә башлыйсың, ләкин соң булырга мөмкин.

Ә менә ике ел очрашып йөргән кешеңнең барлык уңай һәм тискәре якларын беләсең, шуңа да карамастан сиңа аның белән тыныч. Әгәр шулай булса, димәк, бу инде мәхәббәт.

Көтмәгәндә-уйламаганда, адреналин җитмәгәннән, ниндидер яңа хисләр кичерәсе килгәннән дә гашыйк булырга мөмкин. Алай булса, бу да вакытлыча күренеш.

Минем сиңа киңәшем шундый: ике кәгазь ал, аның берсенә – егетеңнең, икенчесенә гашыйк булган кешеңнең барлык яхшы һәм тискәре сыйфатларын язып чык. Кешедән ишеткәннәре дә кирәк, чөнки гашыйк булгач, син аларны күрмисең, ә дуслары, мәсәлән, аның кемлеген әйтә ала. Шул рәвешле эшләгәндә, күп нәрсә ачыкланачак. Әгәр бу егетләрнең берәрсен киләчәктә тормыш иптәшең итеп күрергә телисең икән, аларның кайсысы белән сиңа тынычрак һәм ышанычлырак булачак? Бу сорауга җавапны тапсаң, барысы да үзеннән-үзе хәл ителәчәк.

Кадерле дустым! Исеңә төшерәбез: борчыган сорауларың, хәл итә алмастай тоелган мәсьәләләрең булса, безгә яз: yalkin@bk.ru Без аларга җавап табарга һәм Синең белән берлектә хәл итәргә тырышырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев