Логотип Идель
Бу – сер!..

«ЕГЕТЕМ ЭЧӘ...»

«Мин – диндәге кыз, яулык бәйлим, намаз укыйм. Ә аралаша торган егетем ислам кануннары буенча яшәми. Тәмәке тарта, әле беркөнне эчкәнен дә белеп алдым. Хәзер нишләргә дә белмим. Аның белән арамны өзәсем килми. Киңәш бирсәгез иде».

 Аноним, 17 яшь

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

– Мондый мөнәсәбәтләрнең дин ягыннан да, психологик яктан да киләчәге юк. Син моны үзең дә яхшы аңлыйсыңдыр. Әлеге мәсьәләдә төп проблема ул – гашыйк булу һәм бәйлелек. Мәхәббәт уртак рухи кыйммәтләр һәм карашлар булганда туа, ул күп еллар дәвамында формалаша, үзеңне һәм сөйгәнеңне хөрмәт итүгә нигезләнә.

Гашыйк булуга килгәндә, ул – кешенең ниндидер бер сыйфатын ошату гына. Мәсәлән, тышкы кыяфәтенә, күзләренә, елмаюына гашыйк булу. Бу очракта кеше тулысынча шәхес буларак кабул ителми, аның үзеңә ошаган бер яхшы ягы гына күренә. Соңрак, гашыйк булу үткәннән соң, кеше барлык сыйфатлары белән ачыла. Кайчак хәтта аңа карата нәфрәт тә туарга мөмкин. Бу мәхәббәт түгел, ә невротик бәйлелек. Мөнәсәбәтләрнең зыян һәм борчу китергәнен аңласаң да, аларны өзү авыр.

Күз алдыңа китер: биш яки унбиш ел узганнан соң бу мөнәсәбәтләр нинди булыр? Бу очракта иң яхшысы – артка борылып карамыйча, аларга нокта кую.

Тиң ярыңны очрату өчен, үз-үзеңә бәяне (самооценка) күтәрергә кирәк.

Әгәр аерылышу мөмкин түгел дип санасаң, аннан сора: ул үзенең рухи кыйммәтләреннән, тискәре гадәтләреннән баш тартырга ризамы? Бер-береңә җайлашу өчен, кем дә булса үзенең яшәү рәвешен үзгәртергә тиеш. Аңлавымча, егетең үзенә ничек уңайлы, шулай яши, йөргән кызым минем хакта ни уйлый дип борчылмый. Әгәр һәр ике кеше үз карашларында һәм гадәтләрендә калса, моның ахыры яхшы тәмамланмаячак.

Исемен күрсәтмәскә сораучы:

– Мин дә нәкъ менә шушы ситуациядә калдым. Сорау-ялваруларымның бер нәтиҗәсе дә булмады. Бик нык ялгышканлыгымны хәзер генә аңлыйм. Ул начар кеше иде дип әйтмим, әмма шуның кадәр күп вакытымны җилгә очырганыма үкенәм. Вакытында аңлап алып, әлеге мөнәсәбәтләрдән баш тарттым.

Якын кешеңне туры юлга бастырыр өчен башта дога кылып Аллаһтан сорарга кирәк. Тагын бер киңәшем: утырып сөйләшегез, үзеңне нәрсәләр борчыганын аңлат. Әгәр ул үзе үзгәрергә теләмәсә, син аны берничек тә үзгәртә алмаячаксың. Ә бәлки, ул үзе аңлар. Бәлки, яраткан кешесе, киләчәге өчен яшәү рәвешен үзгәртер? Аңа киңәшләр бир, ислам дине турында сөйлә, хикмәтләрен, өстенлекләрен аңлат. Үзең белән дини чараларга, мәчеткә чакырырга мөмкин.

Ә менә аның үзгәрмәячәген төгәл белсәң, мөнәсәбәтләрне дәвам итүнең бер мәгънәсе дә юк.

Мәхәббәт – бик көчле хис. Шул ук вакытта ул зур сабырлык та сорый. Берәү дә идеаль булмый, кайчак нәрсәгә дә булса күз йомарга да туры килә. Тик син тырышып та, ул кеше бернинди көч куймый икән, кирәкме бу сиңа?..

Көтә белсәң, сиңа дигән насыйп яр очрый икән ул. Бүгенге көндә мин фикер-карашларыбыз, уй-хыялларыбыз бер булган кешедә кияүдә. Нәрсәне дә булса үзгәртүдән син дә курыкма!

Тагын укырга:


16 ЯШЬЛЕК КЫЗЫМ ЯУЛЫК ЯБАМ, ДИ…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев