Логотип Идель
Бу – сер!..

«ДУСТЫМ ӘЙБЕРЛӘР УРЛЫЙ!»

«Өч ай элек кыйбатлы сәгатемне югалттым. Аны әти белән әни 16 яшьлегемә бүләк иткәннәр иде. Шушы вакыт дәвамында һаман эзлим, әмма таба алмыйм. Бик озак искә төшереп карадым. Кая куеп калдырганымны хәтерләмим. «Урламадылармы икән?» дип тә шикләнәм. Сәгатем югалган көннәрдә бездә дус кызым кунакта булган иде... Ул түгел микән? Аның үзеннән сорарга батырчылыгым җитми. Араларны да бозасым килми».

 Аноним, 16 яшь

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

– Синең соравыңа җавап биргәндә, «дуслык» төшенчәсенә кагылмыйча булдыра алмыйм. Кемнәр соң ул «дуслар»? Дуслар ул – бер-берсен хөрмәт иткән, шатлыкта да, кайгыда да бертигез мөнәсәбәтләрдә булган якын кешеләр. Чын дуслык тусын өчен вакыт һәм тугрылык сынавын үтәргә туры килә. Сөйләшергә уртак темалар булу әле бу чын дуслык дигән сүз түгел. Төрле ситуацияләрдә дус кеше үзен ничек тота? Шуңа да игътибар итәргә кирәк. Серләрне кешегә сөйләмиме, башкалар янында сине түбәнсетмиме, авыр чакта булдыра алганча ярдәм итәме? Дустың янында син үзеңне яхшы хис итәргә һәм көндәлек тормышта нинди булсаң, аның белән дә шундый булып кала алырга тиеш. Әгәр әлеге шартлар үтәлми икән, димәк, бу әле дуслык түгел.

Синең очракта да дустың, әгәр ул  чын дус булса, «минем яраткан сәгатем югалды, син аны берәр җирдә күрмәдеңме?» дигән сорауга ничек бар, шулай җавап бирәчәк. Югалтуың өчен борчылачак һәм аны эзләргә ярдәм итәчәк. Әгәр дә инде реакциясе бик эмоциональ формада – «син миннән шикләнәсеңме әллә?» кебегрәк килеп чыкса яки, үпкәләп, бүтән сөйләшми башласа, монда уйланырга сәбәп бар. Араларны бозасы килмәвең яхшы, димәк, син дуслыкның кадерен беләсең. Дус кызың да шундый уйда булса, араларыгыз бозылмас. Ә авыр чакта бер-берегезгә ярдәм итсәгез, дуслыгыгыз ныгыр.

 

Илзирә Галимбикова, студент:  

– Әнием бүләк иткән алтын беләзегемне югалткан идем. Эзләмәгән җир калмады: ул бер җирдә дә юк иде. Шунда миңа дустым: «Cиңа язган әйбер булса, ул барыбер әйләнеп кайтачак, борчылма», диде. Бер-ике көн үткәч, параллель сыйныфта укый торган кыз телефоныма фото җибәрде. Ачып карасам, анда – минем беләзегем. Бу кызның энесе мәктәпнең бер кабинетыннан тапкан булган аны. Шулай итеп, беләзегем миңа әйләнеп кайтты.

Күңелеңдә шик калмасын өчен, дустыңа шушы сәгатьнең сиңа ничек кадерле булуын аңлатырга тырышып кара. Әкрен генә, матур итеп аңлатсаң, әгәр ул алган булса, кайтарыр. Бер дә борчылма, табылыр ул, табылмаса, аның урынына тагын да яхшырагын алырсың.

Илзам Хаҗиев, укытучы:

– Мондый хәл минем белән дә булса, аны «язмыш» дип кабул итеп: «Димәк, ул миңа язмаган», – дип нәтиҗә чыгарган булыр идем. Берәрсеннән шикләнсәм, аның үзеннән сораячакмын. Бәлки, кемдер аның минеке икәнен белмичә генә дә кулланадыр. Берәрсендә күрсәң, аны гаепләргә шулай ук ашыкма. Чөнки сәгатьләр бер генә нөсхәдә чыкмый. Ул аның үзенеке дә булырга мөмкин.

Гөлназ Миньязова, «Болгар» радиосы алып баручысы, әни кеше:

– Моңа кадәр әти-әниеңә сәгатеңне югалтканыңны әйтмәгән булсаң, тыныч кына аларга бу турыда әйт. Куркып, аларның үзләренең белүен көтеп йөрмә.

Бәлки, чыннан да, син аны каядыр куеп калдыргансыңдыр? Берәр нәрсә булса, безнең баш мие шул турыда гына уйлап йөри башлый. Аны бу уйлардан арындырырга кирәк. Ике көн генә булса да  сәгатең турында уйламыйча тор. Берәр шөгыль тап, мәсәлән, китап укы, 2-3 көннән яңадан шушы ситуациягә әйләнеп кайт. Еш кына мондый ялдан соң баш мие югалган әйбернең кайда икәнлеген искә төшерә. Безнең организм барысын да хәтерли. Әгәр син аны югалткан булсаң, исеңә төшерәчәксең.

Камилә Яруллина:

– Миңа 5-6 яшь булгандыр: безгә туганым килде, ул да минем белән бер яшьтә. Үзенең өр-яңа уенчыгын күрсәтте. Бик үзенчәлекле иде ул: шкатулка ачыла да, эченнән бөҗәк килеп чыга. Кызыктым мин моңа! Үзе күрмәгәндә генә алырга булдым. Күпмедер вакыттан соң ул аны эзли башлады. Эчем пошса да, уенчыкны бирмәдем. Көне буе, яшергән урыныма барып, шкатулканы ачып-ябып уйнап йөрдем. Икенче көнне уенчыкны кире кайтарырга булдым: үзе күрмәгәндә, аның пакетына салып куйдым. Хәзер ул чакта хатамны төзәтүемә шатланып туймыйм. Әйберләр килә дә китә – күңел тынычлыгы мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев