Логотип Идель
Бу – сер!..

«БУЕМ КЫСКА... НИШЛИМ?!»

«Минем буем кыска. Тиздән мәктәпне тәмамлыйм. Кызлар каратасым килә. Шундый булып туганыма берәүнең дә гаепле булмавын аңлыйм. Тик барыбер кыен миңа. Егетләр янында да аерылып торам. Алар тарафыннан төрттерүләр дә булгалый. Спорт белән шөгыльләнү, нәрсә булса да ашау шулай ук булышмый. Әти-әнием дә кыска буйлылар...»

 Аноним, 16 яшь

Нур Гаязов, әйдәп баручы белгеч:

– Күптән түгел генә үземнең тиң ярым белән гаилә кордым. Минем яратканым да үзем кебек җыйнак, матур. Бер-беребезне табыштык, аңлаштык. Барысы да тәртип. Кыз кеше сине чын-чынлап яратса, буеңа карап тормый. Иң мөһиме, эчке дөньягыз туры килсен. Үз-үзеңә ышансаң, ныклы адымнар белән аның күңелен яулый алсаң, сайлаган ярың да сиңа ышаначак.

Буйдан берни дә тормый. Барысы да үзеңнән тора. Кечкенә булуыма карамастан, үз районыбыз администрациясендә эшлим. Ачык йөзле, ышанычлы, җаваплы булсаң, буй киртә түгел. Кыска буйлы җитәкчеләр дә күп бит. Үзеңне күрсәтә белергә генә кирәк. Башлаган эшеңнең рәте булмаса, мәгънәсезлегең ташып торса, буең 2–3 метр булса да, син үзеңә карата хөрмәт хисен барыбер уята алмыйсың. Егетләр янында аерылып торсаң ни?! Мине менә дусларым хөрмәт итә. Барысы да үзеңне ничек итеп  күрсәтүеңнән тора.

Аноним! Сиңа боекмаска киңәш итәм. Берәүләрнең буе 2 метр булып та, акылы 2 сантиметр икән, аннан ни файда?! Кечкенә буйлы егетләр арасында зур үрләр яулаучылар бик күп. Озын буйлылар арасында да кая барып бәрелергә белми, тормышның мәгънәсен таба алмый йөрүчеләр шактый.

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

– Үзеңне ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнү өчен бу – бер дигән сәбәп. Кешенең бәхете буй озынлыгы белән генә үлчәнми бит.Үзеңдә башка якларны күрергә өйрән. Бәлки, син җор телледер? Ә, бәлки, синең бик оста башкара торган берәр һөнәрең бардыр? Шуларны үстерү өчен бар көчеңне куй, зуррак үрләр яуларга тырыш.

Мәсәлән, Наполеон да кыска буйлы булган, шуңа да карамастан тарихта үз эзен калдырган. Актёрлар Чарли Чаплин, Дени Девито да озын буй белән мактана алмаганнар, шулай да тормышта үзләрен һәм яраткан шөгыльләрен тапканнар. Әгәр гомер буе: «Эх, буем кыска», – дип борчылып утырсалар, бу үрләргә ирешә алмаслар иде.

Психологлар фикеренчә, кеше үзенең сәләтләрен үстерүдә көч куеп тырышса, аның кимчелекле яклары үзеннән-үзе җайлана. Мисал өчен, оялчан рәссам, оялчанлыгы турында онытып, рәсем ясау осталыгын камилләштерү белән шөгыльләнсә, аның оялчанлыгы да кими бара.

Шуның кебек, сиңа да үзеңнең талантларыңны үстерергә кирәк.
Ә спорт белән шөгыльләнгәндә, процесстан тәм табарга өйрән. Буй үстерү өчен генә булмасын ул. Үзеңә  берәр спорт төрендә уңышка ирешү максатын куй. Максат куеп, аңа таба көн дә кечкенә адымнар белән барсаң, көннәрдән бер көнне борчылулы уйларыңның юкка чыкканын күрерсең

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев