Логотип Идель
Бу – сер!..

БАЛАМНЫҢ ТЕЛЕФОНЫНДА ПАРОЛЬ...

«Кадерле «Ялкын» журналы! Әниләрдән сезгә шактый хатлар килә. Сез аларга һәрвакыт төпле киңәшләр белән ярдәм итәсез. Шуңа күрә мин дә үз проблемам турында язарга булдым. Тиздән кызыма 15 яшь тула. Гомергә дә миннән нидер яшергәне юк иде. Ә якынча бер ай элек телефонына пароль урнаштырган. Моңа кадәр ул күрмәгәндә генә кереп, кемнәр белән аралашканын, нинди сайтларда утырганлыгын карап, тикшереп тора идем. Хәзер андый мөмкинлегем юк. Миндә – паника. Балам берәр начар компаниягә эләгер, туры юлдан тайпылыр дип куркам. Уртага салып сөйләшергә дә шүрлим. Тагын да ныграк үз эченә бикләнсә, нишләрмен?»

Алсу, Балык Бистәсе

 

Чулпан, 41 яшь

– Сезне бик яхшы аңлыйм. Без – әниләрнең балаларны һәрвакыт контрольдә тотасы, алар турында барлык мәгълүматны белеп торасы килә. Кызым телефонына пароль куйгач, шулай ук бик борчылган идем. Үземне аның өчен кирәксез кеше кебек сизә башладым хәтта. Ачуым да килде, үпкәләдем дә. Бу турыда сөйләшергә дә исәбем бар иде. Ник дигәндә, әгәр дә пароль куя икән, димәк нидер яшерә дигән сүз бит инде... Тик ирем вакытында туктатып калды. «Ул инде зур, аңа ирек бир», – диде. Мин тыңладым, сөйләшмәдем. Шулай да, ничек итсәм-иттем, хәйлә белән телефондагы паролен белеп алдым. Кайчакларда кереп, телефонын тикшереп чыга башладым. Беләм инде, бу дөрес түгел. Балаларга ышанырга кирәк. Тик мин башкача булдыра алмый идем, бар нәрсәне контрольдә тотарга күнеккәнмен. Хәер, соңрак бу эш мине туйдырды. Телефоны да чиста, бәйләнер нәрсә юк. Шуннан бирле кермәс-карамас булдым... Берничә ел узды инде. Аллага шөкер, барысы да бик әйбәт. Шуңа күрә сезгә дә борчылыр урын юк дип уйлыйм. Миңа калса, бу – күчеш чорының бер билгесе генәдер.

 

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

– 14-15 яшьтә яшүсмер үз-үзен эзли, «Мин кем?» дигән сорауга җавап табарга тырыша, шәхси чикләрен билгели башлый. Әгәр бу чикләр бозыла икән, аның реакциясе бик кискен булачак. Без исә әти-әни буларак, аларны һаман да сабый бала итеп кабул итәбез. Алар турында барлык мәгълүматны белеп торырга телибез. Тик без шуны аңларга тиеш: әлеге борчылу һәм балаларыбызны һәрвакыт контрольдә тотарга тырышу, киресенчә, үзара мөнәсәбәтләрне бозачак кына. Бала тормышыннан хәбәрдар булу өчен, аны контрольдә тоту, телефонын, социаль челтәрләрдәге битләрен тикшерү әллә ни мөһим түгел. Бала белән вакыт уздыру, аралашу кирәк! Биредә сүз кечкенә чактагы кебек: «Мәктәптә ничек хәлләр, ниләр эшләдегез?» кебек сорау алу турында бармый. Бу, киресенчә, аларның ачуын гына китерәчәк. Мәсәлән, шәхсән мин үзем буш вакыт табып, еш кына балаларым белән урамга йөрергә чыгам, бергәләшеп кафега кереп утырабыз. Шунда төрле гадәти темаларга аралашабыз, үзара фикер алышабыз. Шундый аралашу вакытында баланың ничек яшәвен, ниләр белән кызыксынуын шундук аңлыйсың. Шуңа күрә бу яшьтә бала белән дөрес итеп аралашуга зур игътибар бирергә киңәш итәр идем. Ничек кенә курыксак та, без аларга ышанырга өйрәнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев