Логотип Идель
Бу – сер!..

БАЛАМ «ЯҢА ӘТИ»НЕ КАБУЛ ИТМИ

«Сезнең журналда «Әти-әни аерылышу – һәрвакыт трагедия» дигән язманы укыдым да үз проблемам белән уртаклашырга булдым. Кызганыч, әлеге күңелсез хәл безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде. Якынча биш ел элек ирем белән аерылышырга туры килде. Берничә ел узгач, яңа мәхәббәтемне очраттым, һәм күптән түгел ул миңа тәкъдим ясады. Тик мин «әйе» дип җавап бирергә куркам. Чөнки 14 яшьлек улым «яңа әти» турында ишетергә дә теләми. Үз әтисе белән аралары яхшы, һәрвакыт күрешеп-аралашып торалар. Аның да яңа гаиләсе бар, югыйсә. Әмма улым нәкъ менә минем кияүгә чыгуыма каршы. Бу очракта миңа нишләргә, үземне ничек тотарга икән? Булачак ирем дә улым белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырыша. Тик файдасыз...

Аноним.

Ландыш, 42 яшь:

Моннан 8 ел элек үзем дә нәкъ шундый хәлдә идем. 12 яшьлек кызым «яңа әти»сен озак кына кабул итә алмады. Шуңа күрә өйләнешү, бергә яшәү турында сүз дә булуы мөмкин түгел иде. Ул чагында мин ике ут арасында калдым. Бер яктан кызым өчен борчылдым. Аның якты киләчәге, бәхете өчен мин җаваплы бит. Икенче яктан сөйгән ярымны да югалтасым килмәде. «Бала үсә дә, чыгып китә. Ялгыз калсам нишләрмен?» кебегрәк уйлар тынгы бирмәде... Мин баланы сайладым. Ул чагында сөйгән ярымның кияүгә чыгу тәкъдимен кире кагарга туры килде. Аллага шөкер, юлымда яхшы кеше очраган булып чыкты. Ул минем хәлне аңлады, ташлап китмәде. Һәрвакыт янымда булды, авыр чакларда ярдәмгә ашыкты. Шул чагында кызымда аңа карата ниндидер ышаныч барлыкка килә башлады кебек, булачак иремне минем янда күрергә күнекте, йомшара төште. Аллага шөкер, ел ярымнан соң өйләнештек. Кызыма 14 яшь иде. Нәкъ бер елдан сеңелкәш алып кайтып бирдек үзенә. Әй, кызымның сөенүләре. Шуңа күрә мин сезгә сабыр булырга, ниндидер карар кабул иткәнче, яхшылап уйларга киңәш итәр идем. Шулай да, бала мөһимрәктер, дип уйлыйм. Әгәр дә булачак ирегез сезне чыннан да ярата икән, ул көтәчәк! Ташлап китә икән инде, дүрт ягы – кыйбла. Кем белә, бәлки алга таба тагын да зуррак аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан булыр иде...

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

Дөресен әйтим, сез бик катлаулы хәлдә калгансыз. Күчеш чоры – 14-15 яшьлек балага, чит кешене генә түгел, үз әти-әнисен кабул итү дә авыр, хәтта. Шуңа күрә бала яңа гаилә әгъзасына, беренче чиратта, көндәш итеп караячак. «Мин әнигә кирәк түгел, үз киләчәге турында гына уйлый» кебек фикерләр туарга мөмкин балада. Шуңа күрә ашыкмаска, аек акыл белән эш итәргә кирәк. Баланың үз әтисе белән аралашуы исә бик яхшы күренеш: улыгызга аның ялгыз түгеллеген, әни һәм әтинең һәрчак янында булуын, аның сезнең өчен иң кадерле кеше икәнлеген күрсәтү күпкә җиңелрәк булачак. Шуңа өстәп, бу яшьтә бала белән зурларча сөйләшеп була. Бик тиздән аның үз шәхси тормышы башланачагын аңлатырга тырышыгыз. Бәлки улыгыз белән элеккеге ирегез сөйләшеп, аңлашып карар. Әгәр дә инде сезне тыңларга, ишетергә теләми икән, аңа басым ясамагыз, әлеге каршылыкта яңа ирегез ягына басмагыз. Улыгызны тәнкыйтьләмәгез, ачуланмагыз. Аңа ирек бирергә кирәк. Бала үзен яратуларын, фикеренә колак салуларын, хөрмәт итүләрен күреп, тоеп торса, бер-ике елдан барысы да яхшы якка үзгәрергә мөмкин. Әгәр дә вәзгыятьнең артык катлаулы булуын тоясыз икән, психологка шәхсән мөрәҗәгать итегез. Чөнки проблема, чыннан да, җитди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев