Логотип Идель
Бу – сер!..

БАЛАМ АКЧАНЫ КҮП СОРЫЙ БАШЛАДЫ!..

«Без шәһәр тибындагы посёлокта яшибез. Баланы мәктәпкә чыгарып җибәргәндә, кесәсенә акча тыга торган гадәтем бар иде. Тамагы ачса, кирәге чыкса дигәндәй... Соңгы арада үзе дә сорап ала башлады, суммасы зурайганнан-зурая. “Нәрсәгә шулкадәр?” дип кызыксынсаң, кесә чыгымнарына, дип кенә җаваплый. Күңелгә төрле шомлы уйлар керә, ялгыш юлда йөрми микән, дим... Сезнең балаларыгыз акча сорап аламы? Ни өчен  тотканнарын беләсезме?»

Алсу, Азнакай

Фәйрүзә, Казан, 35 яшь:

– Безнең мәктәп ашханәсендә махсус карта белән түлиләр, мин тиешле сумманы салып куям да, улым шуның белән түли. Тамагы ачса, буфетка да шул карта белән йөри. Бүтән әйбергә акча сораганы юк. Кирәк дип тапкан, кызыккан әйберен бездән сорый, бергә алабыз. Сезнең балагыз нинди чыгымнарга акча сораганын аңламыйм, шикләнерлек тә шул. Хәлне ахырына кадәр ачыкламый торып, балагызны орышырга керешмәгез, дип киңәш бирәсем килә. Укытучысына мөрәҗәгать итеп карагыз, алар көне буе мәктәптә бит, укытучы күз алдында, шикле ситуациядә калса, ул сизенер иде. Үзегез дә күрми-белми калмас идегез, дип уйлыйм.

Элина, Чистай, 15 яшь:

– Тынычланыгыз! Әти-әниләрнең шул булыр инде: юктан да проблема ясарга тотынасыз! Бәлки, ул берәр кызга гашыйк булгандыр да аны кинога чакыргандыр? Бәлки, урамдагы көчекне кызганып, шуны сыйлыйдыр? Бәлки, авыр хәлдә калган сыйныфташына ярдәм итәдер? Нишләп беренче эш итеп начар ситуация уйлап борчылырга? Балагызга шуның кадәр ышанмыйсызмыни? Балагыз белән ачыктан-ачык сөйләшергә киңәш итәм. Барлык сорауларга да җавапларыгызны шулай табарсыз. Моңарчы аның начар гамәлләре булмаган икән, хәзер дә бар да тәртиптәдер, дип уйлыйм.

Алсу, Казан, 38 яшь:

– Балага артык кирәге булмаса да, кесә чыгымнарына акча бирүне кирәк эш дип саныйм. Аны да безнең җәмгыятьтә яшәргә өйрәтергә кирәк бит: ә бу, беренче чиратта, акча тота белүгә кайтып кала. Аннары, бу балада мөстәкыйльлек тә тәрбияли. Шоколад аламы яки җыеп куямы – моны хәл итү белән, бала карарлар кабул итәргә өйрәнә. Киңәшем шул: акча сораганда, аның нигә икәне турында кызыксыныгыз, күпмедер вакыттан соң нигә тотканы хакында да сорашырга онытмагыз. Үзегез дә контрольне югалтмыйча, балага да ирек бирегез.

Алмаз, Бөгелмә, 16 яшь:

– Гаиләдә бер-береңә ышану бик мөһим, шуңа күңелегезгә шик керткәнсез икән, ситуацияне ахырына кадәр ачыклап бетерегез: йә шикләрегез таралачак, йә белгән яңалыктан чыгып эш итәргә туры киләчәк. «Сумма гел арта», – дигәнсез, бу очракның, чынлап та, начар тәмамлануы ихтимал. Мәсәлән, безнең сыйныфтагы 3 егет тәмәке тарту белән мавыгып алды. Алар аны әти-әниләре кесә чыгымнарына дип биргән акча хисабына ала. Сизгерлек күрсәтеп дөрес эшлисез. Бәлки, баланы ялгыш адымнардан саклап кала алырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев