Логотип Идель
Бу – сер!..

«АНЫҢ БЕЛӘН КҮРЕШЕРГӘ КУРКАМ...»

«Моннан өч ай элек Интернет аша бер егет белән таныштым. Соңгы көннәрдә очрашуга чакыра. Мин, аның белән күзгә-күз калырга куркып, төрле сәбәпләр табып, очрашудан баш тарттым. Тик гел болай дәвам итә алмый... «Мине ошатмас» дигән шигем дә бар. Кеше Интернетта бер, тормышта икенче бит ул. Аның турында күпләр «бик яхшы егет ул» диләр. Нишләргә икән? Киңәш бирегезче».

Аноним, 17 яшь

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

Интернет аша танышубүгенге көндә гадәти күренеш. Әгәр ул кешене азмы-күпме белсәң, уртак танышларыгыз да булса, очрашып, якыннанрак танышып карарга мөмкин, дип уйлыйм. Әгәр дә очрашып сөйләшү синең өчен әлегә уңайсызрак икән, башта телефоннан аралашырга була. Күрешергә ниятләсәгез, үзеңә таныш һәм уңайлы булган урында очрашыгыз. Иң мөһиме – тормышта нинди булсаң, үзеңне шулай тот, ясалмалык булмасын. Аралашканда, беренчедән, барлык серләреңне дә чишеп бетермә, икенчедән, аның янында яхшырак күреним дип, булмаган нәрсәләрне уйлап чыгарырга тырышма, ничек бар, шулай сөйлә. Өченчедән, беренче очрашуда ук зур вәгъдәләр бирешмәгез, башта бер-берегезне яхшырак белергә тырышыгыз. Бу очрашуга зур өметләр баглап, аны бар күңелеңне биреп көтмәскә киңәш итәр идем. Бер-берегезне ошатмаска да мөмкинсез, дөньяда төрле хәлләр була. Ләкин син кемгәдер ошамаганнан яки сиңа кемдер ошамаганнан тормыш бетми. Ул очракта үзеңне яратып, уңай якларыңны табып яшәүне дәвам итәргә кирәк.

 

Рафил Җәләлиев, җырчы, алып баручы:

– Туй мәҗлесләре уздырыр алдыннан һәрчак кәләш белән кияүдән танышу тарихларын сорыйм. Соңгы арада 80-90 % яшьләр: «Интернетта таныштык», – диләр. Хәзер дискотекаларга йөрмиләр, урамга чыкмыйлар, авылда да «кич чыгу» дигән нәрсә юк.  

Әлеге егет турында билгеле бер мәгълүмат бар икән, аның янына чыгарга була дип саныйм. Кеше белән күзгә-күз карап сөйләшмичә,   мөнәсәбәтләр корып булмый бит инде. Виртуаль дөнья белән генә яшәргә ярамый. Җәмәгать урыннарына, мәсәлән, театрга барырга була. Ә менә бер белмәгән кеше янына чыгып китү куркынычрак анысы.  

Эльмира Гыйльфанова, җырчы:

– Мин Интернет аша танышмас идем. Кияүдә була торып та, миңа анда әллә кемнәр яза. Интернеттагы фотосында яхшы кеше булып күренәдер, аралашуыгыз да матурдыр. Ә тормышта, бәлки, әллә нинди кешедер? Һәркемнең кешеләргә үз таләпләре.

Зөлфия Гыйльметдинова, «Болгар» радиосы алып баручысы:

– Яшьлек – әнә шул кабатланмас тойгылары, аңлашылмас хисләре белән хушны ала, башны әйләндерә торган иң гүзәл бер чор ул! Үзеңә бикләнеп ятмаска киңәш итәм. Үзең турындагы фикерең ул  башкаларныкы да дигән сүз түгел. Хисләреңә урын бир! Тик акылыңны да сүндереп куйма. Ошатмый икән, димәк, бу синең кеше түгел, елмай һәм киң офыкларга таба атлавыңны дәвам ит. Анда сине яңа кешеләр, яңа ачышлар көтә һәм бернигә карамастан, ничек бар, шулай кабул итәчәк насыйп ярың бар. Минем Интернет киңлекләрендә танышып, гашыйк булып, бәхетле гаилә корган дусларым бар.

Ә инде үзең генә чыгарга куркасың икән, «дус кызымны ияртим әле?» дип әйтә аласың. Мәхәббәт кенә димәгән бит, бәлки, ул егет синең шәп дустың булып куяр.

Гөлназ Максимова, укытучы:

– Минемчә, сиңа оялуыңны җиңәргә кирәк. Бу сыйфат кешеләр белән аралашуда киртә булып тора. Ни сәбәпле ояласың? Шушы сорауга җавап бирергә тырышып кара. Зимбардо Филиппның «Как побороть застенчивость?» дигән китабын укырга киңәш итәм.

Руфия Сәйфетдинова, шәфкать туташы:

– 2017 елның ноябрь аенда булды бу хәл. Мин танышымның Инстаграм битендәге туры эфирына кердем. Карап утырам шулай, ул дустын чакырды. Анда бит ике кеше бергә аралаша ала. Мин боларга: «Пупсиклар», дип язып җибәрдем. Икенче егетне белми дә идем. Ул миннән: «Син кайсы як кызы?» – дип сорады. Аннан номерын җибәрде. Туры эфирдан соң аңа WhatsApртан смайлик җибәрдем: Бу вакытта яңа танышым Краснодарда эштә иде. Озакламый,  бөтен эшен ташлап, Татарстанга, минем янга кайтырга чыкты. Чәчәкләр тотып яныма килде, җылы яктан җиләк-җимешләр дә алып кайткан. Нәкъ мин хыялланганча, озын, чибәр егет иде ул. Бер күрүдә үк гашыйк булдым дия алмыйм. Ярату хисе ярты еллап вакыт үткәч барлыкка килгәндер. Бер елга якын очрашып йөргәннән соң, туган көнемдә кулымны сорады. Хәзер матур гына яшәп ятабыз, балабыз бар.

Киңәшем шул: Интернет аша танышудан курыкмаска кирәк. Хәзер заманасы шул. Танышларым арасында да шулай гаилә корып, бәхетле гомер кичерүчеләр шактый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев