Логотип Идель
Бу – сер!..

«ӘНИНЕҢ ТЕШЛӘРЕМНЕҢ КЫЛЫЙ ИКӘНЕН ГЕЛ ИСЕМӘ ТӨШЕРЕП ТОРУЫ АЧУЫМНЫ ЧЫГАРА...»

«Әнием гел брекет куйдырыйк дип үгетли. Минем үземә тешләрем ошый, берни дә үзгәртәсем килми. Аның шулай гел тешләремнең кылый икәнен исемә төшереп торуы ачуымны чыгара…»

 Аноним, 14 яшь

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

Беренче эш итеп, сине мактыйсым килә, чөнки бу яшьтә үз-үзеңне кабул итә белү – зур җиңү. Әлеге сыйфатны алга таба үстерергә тырыш. Аңлашыла, әйләнә-тирәдәге кешеләргә безнең кайсыдыр ягыбыз ошамаска мөмкин. Кемнәрдер моны безгә ипләп кенә белдерсә, кемнәрдер, бигрәк тә якын кешеләр, гадәттә, йөзгә «бәреп» әйтә. Дус-туганнарыбыз безне кайгырта, барысы да гел яхшы булуын тели, тик кайчак алар шул рәвешле башка кешене үпкәләткәннәрен сизми дә кала.

Мондый ситуация булган очракта үзегезгә сорау бирегез. Үз кыяфәтем ошыймы? Үземдә берәр нәрсәне үзгәртәсем киләме? Нәкъ менә яшүсмер вакытта кеше ата-анасыннан аерыла, ягъни мөстәкыйль рәвештә үзе турында фикер йөртә башлый, үз-үзен өйрәнә, бәя бирә һәм нәтиҗәдә, нишләргә икәнен хәл итә. Сәламәтлегегезгә зыян китерми икән, үзгәрешләрдән баш тартырга да бик мөмкин. Киләчәктә, мисал өчен, сез әлеге сорауга кире әйләнеп кайта алачаксыз.

Без башка кешеләрнең уй-фикере яки гамәлләренә хуҗа түгел. Шуңа күрә көч һәм энергиябез даими рәвештә башкаларның реакциясенә китеп бара торган булса, без «таркалачакбыз». Эмоциональ яктан бу безгә зыян салачак. Үз фикерегезне булдырыгыз һәм нәтиҗәләр ясагыз: әйләнә-тирәдәгеләрнең сүзенә колак салыргамы, юкмы?

Илназ Галиуллин, теш табибы:

– Бөтен әти-әни дә баласының матур һәм сәламәт булуын тели. Кылый, кәкре тешләр ул – прикусның дөрес үсеш алмавы аркасында барлыкка килгән медицина тайпылышларының берсе. Кешелек дөньясының 80 процентында прикус белән проблема бар. Төшенкелеккә бирелергә ярамый, аны бары тик вакытында дәваларга гына кирәк. Кылый тешләр – эстетик проблема гына түгел, функциональ проблема да булып тора. Тешләр бик куп органнар белән тыгыз элемтәдә. Еш кына прикус белән проблемалары булган кешеләр, баш авыртуына, буыннар сызлавына зарлана. Шуңа күрә булган проблеманы вакытында хәл итәргә кирәк. Миннән, теш табибы буларак, киңәш – сәламәтлегегезне саклагыз! Ата-аналарга балаларын 5-6 яшьтән үк ортодонтка йөртә башларга һәм ярты ел саен күренеп торырга киңәш итәм.

Ризат Рамазанов, җырчы:

Бу очракта хат авторына «Әниеңне тыңла, ул начарга әйтми» дип искәртәсе килә (көлә). Үземне мисал итеп китерәм, миңа да тешләрем бик ошый, күз ияләнгәнгәме, артык кылый булып тоелмыйлар иде, тик сәхнә матурлыкны ярата. Тәнкыйть, киңәшләрдән соң табибларга күрендем. Алар исә яшь барган саен тешләрнең хәле начараерга мөмкин икәнен әйтте һәм аларны саклап калу өчен брекет кияргә кушты. Шул вакытта бу эшкә иртәрәк тотынмавыма үкендем, чөнки яшь барган саен тешләр ныгый, нәрсәдер үзгәртү кыенлаша, җитмәсә акыл тешләрен дә алдырырга туры килде... Бу җиңел процесс түгел, моңа психологик яктан да әзер булырга кирәк. Ләкин куйдыргач, бер авырлыгы да юк. Шуңа күрә 14 яшьтә, батырлыгыңны җыеп, брекетларны куйдырырга киңәш итәм. Мин өч елдан соң салдырдым, хәзер матур тешләр белән гел елмаясы гына килеп тора!

Рузалия Шакирова, укытучы:

– Һәр адымы өчен үзе түли торган кеше күзлегеннән чыгып әйтәм: әнием брекетларны үз акчасына куйдыртам дисә, мин берсүзсез ризалашыр идем (көлә). Әйе, бер яктан, якын кешеңнең синең кимчелекле ягың турында исеңә төшереп торуы авыр яңгырый. Брекетлар киеп йөргән вакытта да дискомфорт кичерергә мөмкинсең, чөнки алар бик четерекле тәрбия таләп итә. Тик тешләр – эстетик яктан гына мөһим нәрсә түгел, ә сәламәтлек билгесе дә. Әниеңне дөрес аңларга тырыш, ләкин тәгаен брекетларны куйдыртудан баш тарткансың һәм сиңа тешләрең дискомфорт китерми икән, үзеңнең фикереңдә тор. Нинди генә карарга килсәң дә, аның өчен үзең җаваплы икәнлекне исеңнән чыгарма.

 Дилияр Борһанов, студент:

– Миңа калса, бөтен әти-әни һәрвакыт баласының киләчәген кайгырта. Алга таба син студент булачаксың, аннары эшкә урнашырга туры киләчәк. Гомумән, аралашу даирәң тулаем үзгәрәчәк: яңа танышулар, дуслар, егетләр-кызлар... Әлбәттә, җәмгыятьтә кешенең тышкы кыяфәте зур роль уйнавы сер түгел. Бу очракта исә әниеңдә сине, ягъни яраткан баласын нинди дә булса кимсетүләрдән саклап калу теләге сизелә. «Тешләрем үземә ошый» дип әйтүең, ул үз-үзеңне саклау өчен алдан әзерләп куйган жавап. Бу, әлбәттә, минем фикер генә һәм, бәлки, синең  елмаюыңны, ягъни тешләреңне күрү белән ул үзгәрергә дә мөмкин...

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев