Логотип Идель
Бу – сер!..

15 ЯШЬЛЕК КЫЗЫМНЫҢ ЕГЕТЕ БАР. АЛДАНЫР ДИП КУРКАМ...

«Кадерле «Ялкын»! Миңа сезнең киңәшегез кирәк иде! 15 яшьлек кызым үзеннән 3 яшькә өлкәнрәк егет белән очраша. Дөресен әйтим, югалып калдым... Сүз кузгата башласам: «Без дуслар гына», – ди. «Ялганлый күрмәсен, алдана күрмә», – дисәм, гомумән, кызып китә. Нишләргә дә белмим. Мин аларның очрашып йөрүенә бөтен җаным-тәнем белән КАРШЫ. Баламны ничек саклап калырга? Егетләр белән йөрергә иртә икәнлеген ничек аңлатырга?»

Фәния, 47 яшь:

– Күпләр бу хатыгызны укыгач елмаеп куяр, мөгаен. «Кызы егетләр белән йөри башлаган икән – дөнья беткән...» диярләр. Ә мин сезне бик яхшы аңлыйм, чөнки берничә ел элек үзем нәкъ шундый хәлдә калдым. Кызым гашыйк булганда аңа нибары 14 яшь иде. Егетенә – 17! Әлбәттә, миндә паника башланды. Әлеге егет кызымны алдар да качар, дип, бик курыктым. Үз-үземне, бәлки, ул бик яхшы егеттер, беренче мәхәббәт бездә дә булган бит инде, юкка борчылма, дип битәрләп тә карадым. Файдасыз! Башымда «кызым егетнең матур сүзләренә ышаныр, алданыр, безгә бәби алып кайтып куяр» кебек фикерләр генә буталды. Кызым белән берничә мәртәбә ачуланышкан да булды хәтта. Бераздан үземнең хатамны аңладым. Егете барлыкка килгәч, кызым гел елмаеп, яхшы кәефтә йөри башлаган иде. Миңа егетенең фотосын да күрсәтте. Тик ул чагында мин аны сүгеп аттым. «14 яшьтә нинди егетләр ди әле. Дәресләреңне кара, уку турында уйла», – дидем. Күрәсең, шул чагында ул егете турында минем белән бүтән сөйләшмәскә сүз биргәндер... Шуңа күрә сезгә иң мөһим киңәшем: ТЫНЫЧЛАНЫГЫЗ! Балагызга ышанырга өйрәнегез һәм егетләр белән йөрүенә каршы булуыгыз турында беркайчан да әйтмәгез! Югыйсә мөнәсәбәтләрегез тагын да катлауланачак.

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

– Кызлар акыл ягыннан да, физик, эмоциональ яктан да егетләргә караганда иртәрәк өлгерә. Ә 15 яшьлек егетләр әле һаман да бала-чага. Шуңа күрә үсмер кызларның үзләреннән өлкәнрәк егетләргә тартылуы – гадәти хәл,  табигый процесс. Шуңа күрә моны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Һәм, әлбәттә инде, иң мөһим киңәш – кызыгыз белән мөнәсәбәтләрне югалтмагыз. Алар өчен һәрвакытта да ата-ана җаваплы. Әгәр дә сез баланы тыясыз, гаеплисез, бу егет турында начар фикер белдерәсез, аңыгызда куркыныч кадрлар барлыкка китерәсез, контрольне көчәйтәсез икән, бу – иң начары! Бу – баланы КИРЕ КАГАБЫЗ дигән сүз. Тик шул ук вакытта мин сезне бик яхшы аңлыйм. Кызыгызның киләчәге өчен курку сезнең бөтен аңыгызны томалап алган. Миннән киңәш: иркенләп утырыгыз да аңыгызда әлеге мөнәсәбәтләрнең ахырында булачак иң начарын күз алдына китерегез. Әйе, бу хәл килеп чыкты ди. Кызыгыз алданды ди. Шуннан? Шуның белән тормыш бетәме? Ул сезнең иң яраткан кызыгыз булудан туктыймы? Юк, әлбәттә. Тынычланыгыз! Сез, ничек кенә теләсәгез дә, балагыз урынына аның тормышын яши алмаячаксыз. Аның үз юлы бар! Балагыз белән һәр темага ачыктан-ачык сөйләшергә өйрәнегез, аңа ышаныгыз. Әлеге егетне кызыгыз сайлаган. Шуңа гына булса да сез аны хөрмәт итәргә тиеш. Егет белән танышсагыз, аны гаиләгә якынайтырга тырышсагыз яхшырак булачак! Кешене белмәгән килеш, ниндидер начар нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз. Аннары шул да мөһим: яшүсмерне беркайчан да шәхес буларак кимсетергә ярамый! Кызыгызга «Син бит берни күрмисең! Сукыр! Ул синнән файдалана, ә син ышанасың!» кебек сүзләрне беркайчан да әйтмәгез! Якын кеше тарафыннан мондый сүзләр ишетү иң авыры! Шуны онытмасагыз иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев