Логотип Идель
Белми калма

ҮЗИЗОЛЯЦИЯ ВАКЫТЫНДА ЫШАНЫЧ ТЕЛЕФОНЫ ЯРДӘМ ИТӘ

Үзизоляция вакытында төрле шөгыльләр белән юанып карыйсың, тик кайвакыт юктан да эч поша, башта ниндидер уй эчтән кимерә башлый. Син кая барып бәрелергә дә белмисең. Дустыңа барып сөйләр идең, чыгарга ярамый, әти-әниең бу сорауны аңламас кебек. Тик мондый вакытта чыгу юлы бар һәм бер. Ул да булса – ышаныч хезмәте телефоны. Әлеге хезмәт Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырылган.

Үзизоляция режимы вакытында гына да Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр арасында ышаныч телефонына мөрәҗәгать итүләр саны 20 процентка арткан. Әлеге телефон тәүлек буе аноним рәвештә эшли. Аның номерлары:

  • Бөтенроссия буенча бердәм номер 8-800-2000-122
  • Казандагы телефон 8 (843) 571-35-71
  • Яр Чаллыдагы телефон 8 (8552) 52-96-96
  • Түбән Камадагы телефон (8 (8555) 36-65-55)
  • Әлмәттәге телефон 8 (8553) 32-89-60 (дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00-17.00 аралыгында эшли)
  • Алабугадагы телефон 8-800-2000-122 (дүшәмбедән җомгага кадәр 10.00-17.00 аралыгында эшли)

Ярдәм итә торган психологлар хезмәте белгечләре сүзләренчә, үзизоляция чорында Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән ышаныч телефонына шалтыратучылар күбәйгән. Моның төп сәбәбе – бу көннәрдә мондый психологик ярдәмне бары тик телефон аша алу мөмкинлеге булуында.

Ярдәм сорап шалтыратудан тыш, яшүсмерләр шушы чорда нәрсә белән шөгыльләнеп булуы турында да кызыксыналар. Аларның күбесе шушы көннәрдә әти-әниләре белән бергә өйдә көне буе булырга тиеш. Бу ике яктан да психологик киеренкелек тудыра. “Өйдә тора алмыйм, әти белән әни һәрчак бәйләнә”, “Балалар мине ишетми, өйдә ызгыш-талаш куба”, дип мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Мондый очракта психологик ярдәм алу аеруча файдалы.

– Үзизоляция режимы кертелү – безнең өчен гадәти булмаган шартлар. Без алар белән ризалашырга мәҗбүр. Күпләрдә бу стресс тудыра. Боларның барысы да гаилә һәм үз-үзең белән мөнәсәбәтләрдә дә киренкелек тудырырга мөмкин. Без балаларны һәм яшүсмерләрне үз хис-кичерешләре, аеруча тискәреләре белән, психологик белгечләр белән бүлешергә өндибез. Ышаныч телефонына мөрәҗәгать итегез, ул чын-чынлап аноним һәм бушлай эшли, – ди Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев