Логотип Идель
Белми калма

«ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КАРАШ. РЕГИОННАР» ФОРУМ-ФЕСТИВАЛЕ СТАРТ АЛА

25-28 март көннәрендә башкалабызда «Үзенчәлекле караш. Регионнар» социаль театрының форум-фестивале узачак. Әлеге чарада ишетү, күрү, хәрәкәтләнү сәләте какшаган, психик үсешендә тоткарлыклар булган кешеләр һәм ятимнәр йортларында тәрбияләнүче балалар спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Шулай ук форум кысаларында дисциплинарара программа да тормышка ашырылачак. Программага  перфоманс, видеоарт, иммерсив бүлмә һәм башка юнәлешләр кертелгән. Моңа өстәп, уку-укыту программасы да каралган: ачык лекцияләр, мастер-класслар, воркшоп, семинарлар узуы көтелә.  

 Форум-фестивальнең оештыручылары күз күреме начарланган кешеләр өчен «Үзенчәлекле караш» ярдәм итү программасы кысаларында Алишер Усмановның «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фонды һәм «Живой город» фонды, «Со-единение» ярдәм фонды ярдәме белән «Инклюзион» иҗади проектларны гамәлгә ашыру үзәге.

«Үзенчәлекле караш. Регионнар» социаль театрының форум-фестивале Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында уздырыла. Чараларга керү ирекле (алдан проектның сайтында теркәлү узу кирәк).  

Фестиваль-форум 2019 елдан башлап үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча белгечләр тарафыннан бер иҗади эш сайланып алыначак һәм ул «Үзенчәлекле караш» социаль театрның II Форум-фестивалендә катнашу мөмкинлегенә ия булачак. Әлеге чара исә көзен Мәскәүдә узар дип көтелә.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев