Логотип Идель
Белми калма

ЗАМАНЧА СӘНГАТЬ ГАЛЕРЕЯСЕ АННА АХМАТОВА ТОРМЫШЫ МОТИВЛАРЫ БУЕНЧА КҮРГӘЗМӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә 3 августта «МУЗАПЛАЧА» күргәзмә проекты ачылачак. Ул шагыйрә Анна Ахматовага багышланган. Күргәзмәдә 50 дән артык әсәр, шул исәптән Көмеш гасыр шагыйрәсе офортлары, картиналары һәм шәхси әйберләре тәкъдим ителәчәк.

Экспозиция нигезендә Мәскәү рәссамы Светлана Ланшакованың Анна Ахматова тормышы мотивлары буенча ясалган офортлары ята. Шулай ук күргәзмәдә шагыйрәнең шәхси әйберләре, шул исәптән пресс-папье, кара һәм Ардовлар йортындагы бүлмәдән будильник тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә өчен экспонатларны Мәскәүнең Ахматова йорты тапшырган.

Күргәзмәне ачу тантанасы 16:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр узачак. Бу вакытта теләгән һәркем Анна Ахматова һәм Иосиф Бродский әсәрләрен укый ала. Проектта аның шәхесенә бик күп әсәрләр багышланган. Ачылу вакытында күргәзмәгә керү ирекле булачак, калган вакытта – билетлар буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев