Логотип Идель
Белми калма

"ZAMAN Татар блогинг мәктәбе" эшен башлады

5-7 апрель көннәрендә «Волга» яшьләр үзәге базасында II «ZAMAN» Татар блогинг мәктәбе үткәрелде. Анда татар телен һәм мәдәниятен үстерү максаты белән файдалы контент булдыру, блог алып бару белән кызыксынган 18-30 яшьтәге татар яшьләре катнашты.Чараның максаты - социаль челтәрләрдә үз блогыңны/битеңне, видео-каналыңны ясау, алып бару һәм популярлаштыру күнекмәләрен булдыру өчен уку-укыту мәйданы, аралашу өчен мохит булдыру.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.

Делегатлар өчен төрле темаларга лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәл, очрашулар оештырылды: аудитория белән уртак тел табу, Instagramдагы фото-трендлар, мобиль съемка үзенчәлекләре, актерлык осталыгы, таргет көйләү нечкәлекләре, блогерлар өчен файдалы булган программалар һ.б. Фотограф Энҗе Садыйкова, К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Гөлназ Нәүмәтова, SMM-белгече Ләйлә Лерон һ.б. шәхесләр белән очрашулар булды. Блогерлардан Ринат Галиәхмәтов, Рәзил Габбасов, Илфар Әгъләмов үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.



Иң актив катнашучы дип Энҗе Сәмигуллина сайланды. Аңа блогерлык эшен алып барырга Ринат Галиәхмәтов ярдәм итәчәк.

Өч көнлек мәктәптән соң да катнашучыларның эшчәнлеген күзәтү, бәяләүне дәвам итеп, куелган максатларга ирешкәннәрне бүләкләү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев