Логотип Идель
Белми калма

Зәйдә яшьләр чаңгыда ярыша

“Ялта-Зәй” спорт әзерлек үзәгендә ярышларның ел әйләнә тынып торганы юк: әле берничә көн элек кенә 15-16 яшьлекләр Татарстан беренчелегендә җитезлектә сынашса, шушы көннәрдә аларны бераз өлкәнрәкләр алмаштырды. 

Кичә биредә Олимпия уеннары призеры Андрей Ларьков призына чаңгы ярышлары ачылды. 2001-2002 елгы чаңгычылар арасында уза торган шәхси-команда Татарстан беренчелегендә республиканың 24 шәһәр һәм районыннан 135 спортчы катнаша.

Беренче җиңүчеләр дә ачыкланды инде: кызлар арасында 10 чакрым арага ирекле ысул белән ярышуда Татарстан җыелмасы составына кергән чаңгычы Диана Маслова җиңү яулады. Ул Түбән Кама данын яклый. Икенче-өченче урынны Дарья Зубарева (Зәй) белән Зөлфия Хәбибрахманова (Казан) яулады.

“Ялта-Зәй”дә иртәгә – спринт, ә 20 гыйнварда классик ысул белән 5 һәм 10 чакрым арага ярышлар уза.

Сүз уңаеннан: кичә Кирово-Чепецкида чаңгы ярышлары буенча Россия кубогының өченче этабы старт алды. Татарстан чаңгычылары сөендерә: спринтта Андрей Феллер – бронза, 15 чакрымга классик узышта – көмеш медаль яулады. Ә Артем Николаев 15 чакрымга ярышта “алтын”га лаек булды. Хатын-кызларның 10 чакрым арага бүгенге ярышында Лариса Рясина финишка 2нче булып килде.

Ә СИН ЧАҢГЫГА БАСТЫҢМЫ ӘЛЕ?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев