YUMMY MUSIC + ТҮБӘТӘЙ = ЯҢА КОНЦЕРТ СЕЗОНЫ
Yummy Music лейблы һәм Түбәтәй T-LIVE камералы концертларының яңа сезонын тәкъдим итә. 26 гыйнвар – «Яңа йолдыз» телепроектының җиңүчесе Эльвира Ракипова, 9 февраль – ике яшь мөслимәнең noor дуэты, 22 февраль – күпмилләтле һәм күпконфессияле qaynar лабораториясенең концертлары көтелә.
2022 елның декабрендә Yummy Music инди-лейблы һәм Түбәтәй милли рестораннар челтәре T-LIVE проектын башлап җибәрде. Аның кысаларында заманча татар музыкасы вәкилләре челтәрнең нокталарында тере тавышка концерт куялар.
Декабрь аенда Түбәтәйнең Б.Рәмиев исемендәге яңа IT-парктагы ачу тантанасында Сәидә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясады. Шулай ук берничә атнадан Кремль урамында урнашкан ноктасында Malsi Music һәм Сугдэр Лудуп электрон лайв һәм этно-импровизация уйнады. 12 гыйнвар исә талантлы композитор һәм автор-башкаручы Азат Гыймадиевның фортепиано һәм скрипка аккомпанементындагы җанлы концерты узды.
Һәр чыгыш тере музыка һәм аралашу белән генә түгел, ә музыкаль джем белән дә үрелеп бара. Әгәр дә сез концертларның берәрсенә килми калсагыз, аларны тиздән ВКонтакте, Яндекс Дзен һәм YouTube платформаларында видео-форматта күреп булачак.
Концертлар турында тулырак – биредә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 февраль 2023 - 12:31
-
31 гыйнвар 2023 - 12:10
-
30 гыйнвар 2023 - 16:27