Логотип Идель
Белми калма

YUMMY MUSIC ИКЕ СИНГЛ ТӘКЪДИМ ИТӘ...

Yummy Music лейблының әле генә табадан төшкән җырлары белән якыннанрак таныштырырга булдык. Башта композицияләр турында мәгълүмат тупларга, ә аннары инде аларны төрле мәйданчыклар аша тыңлап, ләззәт алырга киңәш итәбез. Киттек!

Juna — Qabatlanu

Атмосфералы татар индитроникасы Роберт Әхмәтҗановның авангард шигърияте белән үрелә. Qabatlanu – 60нчы еллардагы татар символизмы һәм модернизмының чишмә башында торучының шигырьләренә иҗат ителгән һәм тиздән дөнья күрәчәк мини-альбомның беренче синглы. Гипнозлы көйләре һәм педант продакшннары өчен Juna төркемен Björk һәм Loma белән чагыштыралар, ә саундтреклар язу тәҗрибәсе аларга хәтта үз музыкаль галәмнәрен булдырырга ярдәм итә.

Яздыруда Ольга Ершова җитәкчелегендәге Mir камера хоры һәм музыкант Сугдэр Лудуп (тува кораллы – игил, ономатопея) катнашты.

Сингл Президентның мәдәни инициативалар фонды тарафыннан бирелгән Россия Федерациясе президенты гранты ярдәме белән чыгарылды.

Zulya — Юкәләр

Австралиядә яшәүче Зуля Камалова әтисенең шигырьләренә язылган һәм тиздән чыгачак альбомының тагын бер синглын тәкъдим итә. Аңа бу эштә дөньяның төрле почмакларында иҗат итүче музыкантлар ярдәм итә: Михиль Холландерс (Греция) һәм Марат Татурас (Россия).

Ул үзе әлеге композиция турында: «Бу җыр блюз булырга тиеш иде. Ә аннан мин Болеро Равель ритмын кулланырга булдым. Аны әти бик ярата. Михиль үз видеосында бу ритмны ничек итеп шушы җырга яраклаштыра алганыбыз турында сөйли. Иң башта уйлаганча килеп чыкмаса да, миңа бик ошый. Михиль бик нечкә күңелле һәм креатив. Без һәр идея турында бергәләп фикер алышабыз: мин нидер тәкъдим итәм, аннан – ул. Күп очракта аның фикере белән килешәм. Ә җыр исә әтинең авыр балачагы һәм юкәнең гаҗәеп үзенчәлекләре турында. Юкә каерысыннан аяк киеме һәм кәрзиннәр генә түгел, он да ясаганнар. Ул заманада кешеләр ничек яшәгәнен күз алдына китерерлек түгел. Кечкенә чагымда әти кыргый шартларда үз-үзеңне тукландыру турында гел сөйли иде. Җиләк-җимеш, гөмбә һәм чикләвекләрдән тыш, төрле үләннәр, яшь наратларның өске өлешләре һәм хәтта кырмыска кислотасы да ризык була ала икән!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев