Логотип Идель
Белми калма

"Юлда гына торып тор..."

Машина йөртүчеләр кичә төнлә Казан урамнарының берсендә яшь бала табып алганнар. Аны кемдер юл кырында калдырып киткән була...

Соңрак әлеге бер яшьлек баланы юл кырында үз  әти-әнисе калдырып киткәнлеге ачыклана. Казанның Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, бу вакыйга гаилә машинада өйләренә кайтып барганда килеп чыга. Ир һәм хатын сүзгә килә. Нәтиҗәдә, ир-ат машинаны туктатып, хатынын һәм баласын юл кырында калдырып китә. Әти кеше аларны җәяү кайтып җитәр дип көтә, әмма әни кеше баласын трассада калдырып гомумән башка якка китеп бара.

Бәхеткә, баланы очраклы кешеләр күреп ала һәм полиция чакырта. Табиблар баланың тамагы шешкән булуын әйтә. Аны ашыгыч ярдәм машинасы алып китә.

27 яшьлек ата төнге 12 тулганда гына борчыла башлый. Ул гаиләсен калдырып киткән урынга кире бара. Тик аны анда полиция генә каршылый. Бары шуннан соң гына ул хатынына шалтырата һәм баланы ашыгыч ярдәм шифаханәгә алып киткәнлеген хәбәр итә. Хатын-кызның кайда булуын һәм ни өчен баласын калдырып китүен хәзер Тикшерү комитеты ачыклый.  Баланың әти-әнисенә карата җинаять эше кузгатылган.

Кызганыч, бу ата-аналарның балаларына карата хилафлык күрсәтүенең беренче очрагы гына түгел. Шушы көннәрдә генә трассада яшь баланы рульгә утыртып, автомобиль йөртүче әти-әниләр турында язган идек. 

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев