Логотип Идель
Белми калма

ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЕЛЕМ АЛУ НИЧЕК ДӘВАМ ИТӘЧӘК?

Коронавирус бөтен җирдә үз тәртипләрен урнаштырды. Студентлар, укучылар уку елын дистанцион рәвештә тәмамлады. Ә яңа уку елында хәлләр ничек булыр? Җавап безнең язмада.

Яңа карар нигезендә, Россия югары уку йортлары яңа уку елын соңрак башлый алачак. Бу билгеле эпидемиологик вәзгыять көйләнгәнчегә ( иң күп дигәндә, 2 айга) кадәр сузыла ала.

Әлеге хәбәрне 2020 елда кабул итү кампаниясенә кагылышлы матбгут конференциясендә фән һәм югары белем алу министры урынбасары Дмитрий Афанасьев хәбәр итә.

Яңа уку елы төрле өлкәдә төрлечә башланырга мөмкин. Хәзерге вакытта белем алу сәламәтлек өчен куркыныч тудырмасын өчен ике вариант карала: беренчесе – уку елын ике айга (кимрәк тә була ала) соңрак башларга, икенчесе – укуны дистанцион форматта башларга, ди үз чыгышында спикер.

Аның сүзләренчә, икенче варант хәлләр бөтенләй мөшкел булган очракта гына тормышка ашырылачак. Бүгенге көндә вәзгыять яхшырыр һәм белем алу традицион форматта дәвам итәр, дип ышаналар. Министр урынбасары һәр нәрсәгә әзер торырга киңәш итә һәм читтән торып белем алу өчен платформаларны булдырырга, булган очрактк камилләштерергә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев