ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНА ДОКУМЕНТЛАР ТАПШЫРУ КӨННӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Мәгариф министрлыгы 2021 елда югары уку йортылары документлар тапшыру вакытын хәбәр итте.
2021 елда югары уку йортларына документлар 20 июньдә кабул ителә башлап, 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Россиняең мәгариф министры Валерий Фальков хәбәр итә.
Конкурс исемлекләре 2 августта чыгачак. Ә инде уку йортларының абитуриентларны кабул итү турындагы приказлары 17 августтан да соңга калмыйча эленәчәк.
Абитуриентлар документларны түбәндәге ысуллар ярдәмендә тапшыра ала:
– Почта аша;
– Оешманың информацион система аша электрон рәвештә;
– «Госуслуги» системасындагы «Поступление в вуз онлайн» сервисы аша.
Документларны уку йортының үзенә барып тапшыру эпидемиологик вәзгыятькә бәйле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев