ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫ ДИСТАНЦИОН УКУГА КИТӘРГӘ МӨМКИН?
Югары уку йортлары дистанцион укуга китәргә мөмкинме? Бу дөрес сүзме?
Әйе, дөрес. Мондый ихтимал бар. Эпидемиологик вәзгыять начарайган очракта югары уку йортлары дистанционкага китәргә мөмкин. Бу турыда Татартсан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыыг сайтында хәбәр ителә.
Шулай ук “югары уку йортлары җитәкчеләре биналарның чисталыгын тәэмин итәргә, антисептиклар булдырырга тиеш”, - дип тә өстәлә әлеге хәбәрдә. Боларга өстәп, көненә ике тапкыр тән температурасын үлчәү дә зарур булачак.
Моннан тыш, эпидемиологик ситуация катлаулану очрагына да әзер булырга һәм дистанцион укуга әзер булып торырга да киңәш ителә.
2020 елның 1 сентябреннән гамәлгә керә торган боерыкта болай диелә: “Уку йортлары җитәкчеләренә, эпидемиологик вәзгыять катлауланган очракта, укуны электрон һәм дистанцион рәвештә дәвам итүне оештырырга кирәк булачак”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
-
13 июля 2026 - 13:03
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
Нет комментариев